Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Восход” ширкәтенә караган йортларның ишегалдында бәйрәм узды

Күршеләр, шәһәр халкы белән очраштыру, эшләгәннәргә нәтиҗә ясау максатыннан оештырылучы "Ишегалды бәйрәме"нең чираттагысы "Восход" торак милекчеләре ширкәтенә караган Болгар урамы, 27, Солтангалиев, 22 һәм Нефтьчеләр урамының 28 нче йортлары ишегалдында узды. Чараны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң район-шәһәр тормышы белән таныштырды, башкарылган эшләргә...

Күршеләр, шәһәр халкы белән очраштыру, эшләгәннәргә нәтиҗә ясау максатыннан оештырылучы "Ишегалды бәйрәме"нең чираттагысы "Восход" торак милекчеләре ширкәтенә караган Болгар урамы, 27, Солтангалиев, 22 һәм Нефтьчеләр урамының 28 нче йортлары ишегалдында узды.

Чараны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң район-шәһәр тормышы белән таныштырды, башкарылган эшләргә тукталды, урып-җыю барышын яктыртты. Коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре күрсәткән эшкә хөрмәт белән карауларын сорап, ул озак еллар ару-талуны белмичә көч куйган җыештыручы Рәмис Фәизов, Илүзә Хәйбуллина, ТСЖ мастеры Рәисә Хәмидуллина, Солтангалиев, 22 дә яшәүче Минненаҗия Насыйровага Мактау грамотасы, рәхмәт хатлары тапшырды. Ширкәт җитәкчесе Минзаһит Зиякаев кулыннан да бик күпләр бүләк алды.

Кичә концерт номерлары, спорт уеннары белән дәвәм итте. Бәйрәмгә килүчеләр әлеге ишек алдында яшәүчеләр, 1 нче "Кыңгырау" балалар бакчасына йөрүчеләр тарафыннан башкарылган кул эшләре белән дә сокланды. Ишегалды бәйрәменә татлы ризыклар пешереп алып килүчеләр дә, өлкәннәр, балалар да игътибарсыз калмады. Әнә шулай һәрнәрсәне игътибарда тотып, күңелле һәм мәгънәле узды бәйрәм.

- Мондый бәйрәм-очрашулар кирәк, ул кешеләрне күрештереп кенә калмый, ә хезмәткә рухландыра, яңа үрләргә әйди, - дип бик дөрес әйтте бәйрәмне хозур кылучы Миңлегөл апа.

Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Восход” ширкәтенә караган йортларның ишегалдында бәйрәм узды