Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Татарча диктант” акциясенә 2500 кеше кушылган

Ел саен уздырыла торган “Татарча диктант” акциясенә барлыгы 1 миллион 20 мең кеше кушылган.

Бу хакта Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев белдерде.

– Без үз алдыбызга әлеге акциягә бер миллион татарны җәлеп итәргә дигән максат куйган идек. Рәсми күрсәткечләр буенча анда катнашучыларның саны тагын да күбрәк булган. Киләчәктә бу күрсәткечне киметмәскә иде, - диде Шәйхразиев.

Диктант 5 меңнән артык площадкада язылды – анда Россиянең 71 төбәге катнашты. Акциягә 34 чит ил төбәге дә кушылды.

Азнакайда районның 23 мәктәбе диктант язу мәйданчыгы булып торды. Анда теләге булган һәркем катнаша алды. Шулай ук онлайн язучылар да булды.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында район җитәкчелеге дә әлеге акциягә кушылды. Марсель Шәйдуллин  диктантны шәһәребезнең 7 нче урта мәктәбендә язды.

Быелгы акциягә 2500дән артык азнакайлының кушылганлыгы билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев