Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ташландык бакчалар арта, шул исәптән караклар да

- Быел үзебез үстергән яшелчә-җимешләргә ихтыяҗ тагын да артыр, инде безнең бакчачылык ширкәтендә дә буш урыннар калмас кебек иде. Алдан шатланганбыз икән, бакчалар ничек буш яткан, бүген дә шул хәлдә, - дип өзгәләнә "Төзүче" бакчачылар ширкәтенә йөргән Фәния апа Гатина.

Кайчандыр тормыш кайнаган торган бакча урамнарында бүген күпчелек шайтан таягы гына хакимлек итә шул. Икътисади киеренкелек чорында бары тик суны туктату җитте, аннан торбаларны урлап бетерделәр, аннан су тәпәннәрен, будкалар актарылды, яндырылды, менә дигән йортлар җир белән тигезләнде. Яз-җәй
дәвамында бил бөгеп үстергән бакча җимеше үзеңә эләкмәде, аны башка өлгергәнрәкләр җыеп киттеләр.
Моннан дистә еллар элек гөрләп торган "алты сутый"лар әкренләп тарихта гына калса да, шәһәрдә дә гөрләп эшләгән бакчачылык ширкәтләре бар. Азнакайда - "Үрнәк", Нефтьче", "Төзүче", "Юлчы", Мачаклыбаш, "Урман" (Зирекле Елга), Актүбәдә "Гөлбакча", "Хыял" бакчачылык ширкәтләре бүген дә яшәвен дәвам итә.
Шәһәрдәшләр белән бу темага сөйләшкәндә проблеманың тагын бер ягы ачылды: су килгән бу ширкәтләрдә дә бакчаларын ташлаучылар бар икән.
- Элек безнең тирәләр бала-чага тавышыннан гөр килеп торыр иде. Бүген инде бакчалар бушады. Әти-әниләр вафатыннан соң балаларына кирәге калмады. Үзебезнең күршедә дә шундый ташландык бакча бар, - ди Фәния апа.
Бармак белән генә санарлык санда калган бакчачылар бүген бушка "ашарга" күнеккәннәр белән көрәшә.
- Яз көне, кыш дәвамында нәрсәләрне сүтеп бетерделәр икән дип, курка-курка гына киләбез. Әле дә һәр көнне, иң беренче эш итеп бакчага килүгә бөтен участокны йөреп чыгам. Тир түгеп үстергәнне берәүгә дә бирәсе килми бит. Өлкән яшьтә булуыма карамастан, күңел дигәнең һаман җиргә тартыла, бакчаны бер дә ташлыйсы килми, - ди бакчачы.
Караклардан куркып, сарымсак-суганны, бәрәңгене дә, өлгермәгән дип тормыйлар, алдан алып куялар икән.
- Әле кайчак койманың икенче ягына чыккан чияләрне җыярга тотыналар. Без бакчада дип тә тормыйлар. Нишләп безнең чияне җыясыз дигәч, койманың бу ягына чыкканы сезнеке түгел инде аның диючеләр дә бар, - ди ул.

Ныклап ясалган йортның ишек-тәрәзәләрен ача алмаган караклар, бер елны түбәдән төшкәннәр. Самовар да, башка кирәк-яраклар да "аякланган".
Өлкән яшьтә булуына карамастан Фәния Гатина һич тиктормас, актив кешеләрнең берсе. Яз җитүгә, таң аттымы, бакчага ашыга ул. Үзе анда нәрсәләр генә үстерми: төрле сорттан алма, слива, кура җиләге, бөрлегән, дистәләгән төп карлыган, яшелчә-җимеш… саный китсәң, бихисап. Кайсын гына алсаң да, барысы да ишелеп уңган. Күңел биреп үстергән әйбер шулай буладыр да.
- Үзем үстергән барыбызга да җитә: балаларга да, кода-кодагыйларга танышларга да. Иң мөһиме, аларга читләр генә кул сузмасын иде, - ди Фәния апа. - Бигрәк тә чүп оясына әверелеп барган җирләр өчен җаным әрни. Шау чәчәккә күмелеп, җиләк-җимеш уңышы белән сөендерәсе җирләребез елап, рәнҗеп ятадыр төсле…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев