Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Сыйфат атналыгы бара

Менә утыз елга якын һәр елны ноябрь аенда Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан республикада, районыбызда быел да 7-11 ноябрь көннәрендә Сыйфат атналыгы старт алды. Аның максаты: җитештерелгән товарларның кешегә һәм тирә-як мөхиткә куркынычысыз булуын ачыклау һәм кулланучыларның мәфәгатен кайгыртуда чаралар оештыру. Безнең бүлек белгечләре кулланучыларны закон белән гарантияләнгән...

Менә утыз елга якын һәр елны ноябрь аенда Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан республикада, районыбызда быел да 7-11 ноябрь көннәрендә Сыйфат атналыгы старт алды. Аның максаты: җитештерелгән товарларның кешегә һәм тирә-як мөхиткә куркынычысыз булуын ачыклау һәм кулланучыларның мәфәгатен кайгыртуда чаралар оештыру.

Безнең бүлек белгечләре кулланучыларны закон белән гарантияләнгән хокукларын якларга өйрәтүне, проблемалар тууга юл куймау, алар килеп чыкканда ярдәм итүне төп бурычы итеп саный. Быелның 10 аенда гына да 24 кешедән төрле характердагы мөрәҗәгатьләр керде. Аларның 70 проценты кулланучылар файдасына хәл ителде. Безгә мөрәҗәгать иткән һәркем тула аңлатма, консультацияләр ала.

Сүз дә юк, эшчәнлегебез кешеләрдән кергән гаризаларны карау белән генә чикләнми. Төп функциябез - закончалыкларның үтәлешенә ирешү, моңа контрольлек итү һәм тикшерүләр үткәрү. Агымдагы елда төрле милекчелек формасындагы 73 субъектка тикшерү уздырдык. Закон таләпләрен бозу очраклары буенча беркетмәләр тутырылып, штрафка тарту турында 194 карар чыгарылды.

Сатудагы азык-төлекнең сыйфаты һәрчак игътибар үзәгендә. Быел "Эпидемиология һәм гигиена үзәге" филиалы тарафыннан ашамлыкларның микробиологик күрсәткеченә 3776 тикшерү үткәрелде. 35тән артык партия (167 килодан артык) азык-төлек продукцияләре сатудан алынды.

Розалия Хәсәншина, Роспотребнадзорның Азнакай филиалы баш белгеч-эксперты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Сыйфат атналыгы бара