Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сукырлар өчен тифломәгълүмат үзәге ачылды

Район үзәк китапханәсе күпләр өчен белем һәм мәгълүмат учагы булып тора. 23 мең китап укучысы арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә җитәрлек. Алар өчен төрле кичәләр, китап тәкъдир итүләр оештырыла. Ә 10 декабрьдә биредә сукырлар өчен тифломәгълүмат үзәге ачылды. Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре ун елдан артык инде бу бу төр категория...

Район үзәк китапханәсе күпләр өчен белем һәм мәгълүмат учагы булып тора. 23 мең китап укучысы арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә җитәрлек. Алар өчен төрле кичәләр, китап тәкъдир итүләр оештырыла. Ә 10 декабрьдә биредә сукырлар өчен тифломәгълүмат үзәге ачылды.

Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре ун елдан артык инде бу бу төр категория кешеләр белән эшли.

-Өлкән яшьтә күрми башлаган кешеләр өчен Брайл әлифбасын өйрәнү кыен, шуңа күрә аларга "сөйли торган китап" ярдәмгә килә, - ди үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Мортазина. -Башта мондый китапларны аудиокассеталар рәвешендә кайтарта идек, сукырлар өчен республика китапханәсе безгә тифломагнитофон бүләк итте. Соңрак без аны картлар һәм инвалидлар йортына бирдек. Хәзер "сөйли торган китап"лар компакт-дискларга һәм санлы җайланмаларга күчте.

Быел район үзәк китапханәсе "РИТЭК" ачык акционерлык җәмгыяте һәм "Лукойл" хәйрия фонды оештырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Күз күреме буенча инвалидларга яңа мәгълүмати технологияләр" темасы белән катнашып, 150 мең сумлык грант откан. Әлеге акчага махсус тифлотехник 3 компьютер алынган, програмалар урнаштырылган, Мәскәүдән китапларны "сөйләтүче" тифлофлешплеер һәм зурайткыч җиһаз кайтартылган.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тагын тифлофлешплеерлар алуда ярдәм вәгъдә итте. Гомүмән, хакимиятнең китапханәләргә игътибары зур. Быел гына да җирле бюджеттан вакытлы матбугат һәм китаплар алу өчен 700 мең сумнан артык акча бирелгән.

-Республика районнарында мондый үзәк әле Азнакайда гына, - диде аны ачу тантанасында катнашучы сукырлар өчен республика китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев.

Ул үзләрендә төрле форматта татарча китаплар да чыгарылуын әйтте.

Ә туганнан бирле күрү сәләтеннән мәхрүм 25 яшьлек Илдус Кашаповның махсус җайлаштырылган компьютер өендә бар.

-Бөтен кирәкле мәгълүматны аннан алам. Бигрәк тә татарча китаплар укырга яратам, поэзия белән кызыксынам. Фәнис Яруллин иҗаты күңелемә бик якын, - ди егет.

Дөнья матурлыгын ул әнә шулай күңеле белән тоемлый, башкаларга ярдәм кулы сузарга әзер. Әнә, бүгенге чарага кунаклар дәшүне китапханәчеләр аңа ышанып тапшырган.

Ирле-хатынлы Валерий Зиннәтуллин һәм Гүзәл Ильясова өчен дә заман техникасы ят түгел. Икесе дә балачактан ук күрмәсәләр дә, актив тормыш алып баралар.

-Моннан ун ел элек Бәләбәйдә таныштык. Без Уфада укыдык, анда күп һөнәрләр үзләштердек, сәнгать буенча республика конкурсларында шактый җиңүләр яуладык, уникеләп уен коралында уйный беләбез- диләр.

Азнакайга күчеп кайтуларына да алты ел икән. Тулай торактан бүлмә алганнар.

-Башка хатыннар кебек дежур да торам, ашарга да пешерәм, тегәм дә, бәйлим дә, кәрҗиннәр үрәм. Минем күзләрем күрмәүгә ышанып бетмәүчеләр дә бар, - ди Гүзәл.

Аның тел белән энәгә җеп саплавы - үзе бер могҗиза!

Валерий хатынын да компьютер серләренә төшендерәсе килә.

-Бу үзәк безнең кебекләргә компьютерда мөстәкыйль эшләргә, скайптан башкалар белән аралашырга ярдәм итәр дип ышанабыз, - ди.

Резеда Шәрипова, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда сукырлар өчен тифломәгълүмат үзәге ачылды