Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Әсләм Шакиров истәлегенә республика турниры узды

Шимбә көнне район-шәһәр Мәдәният йортында көрәшче, Россиянең спорт мастеры, Азнакай һәм Әлмәт Сабантуйларының 8 тапкыр баш батыры Әсләм Шакиров истәлегенә унберенче тапкыр көрәш буенча республика ачык турниры үткәрелде. Ярышларда Казан шәһәре, Түбән Кама, Әлмәт, Сарман, Мөслим, Тукай районнары көрәшчеләре катнашты. Алар - Россия чемпионнары, Татарстан призерлары. Җитмештән артык көрәшче ике...

Шимбә көнне район-шәһәр Мәдәният йортында көрәшче, Россиянең спорт мастеры, Азнакай һәм Әлмәт Сабантуйларының 8 тапкыр баш батыры Әсләм Шакиров истәлегенә унберенче тапкыр көрәш буенча республика ачык турниры үткәрелде.
Ярышларда Казан шәһәре, Түбән Кама, Әлмәт, Сарман, Мөслим, Тукай районнары көрәшчеләре катнашты. Алар - Россия чемпионнары, Татарстан призерлары. Җитмештән артык көрәшче ике келәмдә биш үлчәү авырлыгында бил алышты.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин кунакларны район җирлегендә сәламләп:
-- Районыбызда күренекле шәхесләр, спорт осталары истәлегенә әледән-әле ярышлар үткәрелә. Мондый ярышлар яшьләрне тәрбияләүдә, чыныктыруда зур роль уйный. Районда милли көрәш үсеш алып килә, мондый ярышлар спортчыларны тагын да ныгыта. Якын-тирә шәһәрләрдән көчле көрәшчеләр катнашу турнирны мәртәбәли. Көрәшче яшьләребезгә ныклы рух, җиңүләр телим, - диде. Әтисенең эшен дәвам итүче, спортны үстерүче Руслан һәм Рөстәм Шакировларга, ярышны карарга килүчеләргә ихлас рәхмәтен җиткерде.
Татарстан милли көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин төрле елларда Азнакай көрәшен үстерүгә үз өлешләрен керткән батырларны санап үте.
Спорт мастеры Рәис Гыймадиев та якты хатирәләрен яңартып, Ә.Шакиров турында җылы истәлекләр белән уртаклашты.
Турнирның баш хөкемдары - районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов спортчыларны ярыш барышы белән таныштырганнан соң ике келәмдә көрәш башланып китте.
Ярышлар киеренке һәм мавыктыргыч узды. Көрәшчеләребез оста алымнар күрсәтте. Төрле авырлык категорияләрендә Азнакай көрәшчеләре Алик Шәйдуллин (60кг.-га кадәр), Илшат Муллаянов (70кг.-га кадәр), Айдар Алтынбаев (85кг.-га кадәр), Таһир Сәгетдинов (100 кг.-га кадәр) бронза медаль яулады. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Баш батыр булып танылды. Чараның иганәчеләре Руслан һәм Рөстәм Шакировлар әзерләгән төп бүләк - хаҗ кылуга юлламага ия булды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Әсләм Шакиров истәлегенә республика турниры узды