Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда салым законнары үтәлешен тикшерәләр

Ел башыннан салым хезмәте базарларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең һәм таклану өлкәсендә эшне рәткә салу йөзендә тармак проекталарын тормышка ашыра башлады.

Аларның максаты – сәүдәне һәм җәмәгать туклануын күләгәле акча әйләнешеннән чистарту һәм эшмәкәрләрнең барысы өчен дә тигез шартлар тудыру.

Чара ике төп этапка бүленгән иде: мәгълүмати өлеш һәм турыдан-туры контроль.

–Ел башыннан салым хезмәткәрләре эшмәкәрләргә, әгәр закон таләп ителсә, кулланучылар белән исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану кирәклеге турында мәгълүмат бирде, шулай ук базарлардагы сәүдә объектларына инвентаризация үткәрделәр һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре турында мәгълүмат тупладылар. Яз башыннан тармак проектларының контроль өлеше старт алды, аның барышында исәп-хисап ясаганда яки аны бозып кулланганда кассаны кулланырга теләмәүче эшкуарлар турында мәгълүмат тупланды. Шунысын аңларга кирәк, контроль-касса техникасын куллану турындагы законнар сатып алучыларны да ваемсыз сатучылардан яклый. Еш кына чек бирүдән баш тарту – ул сыйфатсыз товарны сатарга омтылу, чөнки аннан  башка үз хокукларыңны яклап булмаячак. Республикада салым хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан контроль чаралар үткәрү вакытында 1000 артык закон бозу очрагы ачыкланып, хокук бозучыларга 1 млн. сумнан артык штраф салынды. Мондый рейдлар Азнакайда да уздырыла. Закон нигезендә касса апараты кулланмаган яки чек сукмаган өчен 10 мең сум күләмендә штраф каралган, – ди федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча  17 нче районара салым инспекциясе баш инспекторы Роза Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев