Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ОДН түләүләренә контроль көчәя

Редакциягә килгән хатлар, мөрәҗәгатьләр арасында коммуналь хезмәтләр белән бәйле хатлар күп. Аларның күпчелегендә ОДН, подъезд, ишек алдын җыештыру һәм башка ремонт эшләре өчен фатирның квадрат метрыннан чыгып түләүләрдән ризасызлык белдерәләр. "Бер үк йортта төрле мәйданлы фатирлар бар, анда яшәүчеләрнең гомуми милектән бертигез файдалануына карамастан, аз мәйданлыда яшәүче - аз, күпледә...

Редакциягә килгән хатлар, мөрәҗәгатьләр арасында коммуналь хезмәтләр белән бәйле хатлар күп. Аларның күпчелегендә ОДН, подъезд, ишек алдын җыештыру һәм башка ремонт эшләре өчен фатирның квадрат метрыннан чыгып түләүләрдән ризасызлык белдерәләр.

"Бер үк йортта төрле мәйданлы фатирлар бар, анда яшәүчеләрнең гомуми милектән бертигез файдалануына карамастан, аз мәйданлыда яшәүче - аз, күпледә яшәүче - күп түли. Ә бит аз мәйданлыда - күп, күплесендә бер генә кеше яшәп, зур суммада акча түләргә мәҗбүр булган очраклар күп, - дип яза М. Шәрипов. - ОДН графасы астына торбада югалган, урланган су, ТСЖ хезмәткәрләренең үз эшенә җавапсыз караганы өчен түләү дип язып куйсаң, дөресрәк булмасмы икән? Суны урлаган кешене табарга кирәк." Әлеге хатка ЖКХ һәм Азнакай муниципаль районын төзекләндерү Департаменты директоры Р. Мөгътәсимовтан түбәндәге эчтәлектәге җавапны алдык:

"2012 елның сентябрь аеннан күпкатлы йортлардагы фатирларда яшәүчеләрне коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүдә яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Алар элеккеләреннән күпкә аерылып тора һәм халык арасында зур ризасызлык тудырды. Күпләргә түләү квитанциясендәге өстәмә кубометрларның кайдан килеп чыгуы аңлашылмый. Шунысы аянычлы: кайберәүләрдә ОДН түләүләре хәтта фатирларда кулланылганыннан да артып китә.

Түбәндә су өчен ОДНның кайдан килеп чыгуы һәм аның күләмен киметү өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге хакында бераз аңлатма бирәсем килә.

ОДН түләүләре РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә исәпләнә. Гомумйорт күрсәткече һәм шәхси счетчиклар, норматив белән түләүчеләр кулланган су суммасы арасындагы аерма милекчеләр арасында бина мәйданына пропорциональ рәвештә бүленә. Гомуми йортта исәп приборы булмаган очракта, ОДН барлык милекчеләргә дә норматив буенча языла.

Күпкатлы торак йортта яшәүчеләрнең шәхси исәп приборларының күрсәткечләрен киметеп күрсәтү; законсыз рәвештә йорт эчендәге инженерлык челтәренә тоташтырылу; төрле җайланмалар ярдәмендә шәхси исәп приборларын туктату; стоякларда су агу; фатирларда теркәлмәгән кешеләр яшәү - ОДНның артык күп булуына китерүче сәбәпләр әнә шулар.

ОДН чыгымнарын киметү өчен нинди чаралар күрергә кирәк соң? Беренчедән, шәхси исәп приборларының күрсәткечләрен үзвакытында дөрес итеп бирергә кирәк. Гамәлдәге кагыйдә нигезендә кулланучы күрсәткечләрне һәр айның 23-25 числосында алып, 26 сыннан да соңга калмыйча исәп-хисап үзәгенә ( бу хактагы мәгълүмат квитанцияләрдә дә күрсәтелә) телефон аша хәбәр итәргә, яки үзенә барып әйтергә кирәк.

Бу уңайдан яшәүчеләргә йорт һәм подъезд өлкәннәрен сайларга киңәш итәм. Алар приборлар күрсәткечләрен үзвакытында тапшыра һәм ТСЖ, идарәчел компания белән берлектә гомумйорт исәп приборлары күрсәткечләрен ала алалар.

Икенчедән, искергән, кулланылу вакыты чыккан шәхси исәп приборларын алыштырырга кирәк. Андый приборлар дөрес булмаган мәгълүмат бирә. Әгәр дә су счетчигыгыз гамәлдән чыккан икән, тиешле кагыйдәләр нигезендә, түләү норматив буенча исәпләнәчәк.

Өченчедән, кайбер гражданнарның йорт эчендәге инженерлык челтәренә законсыз тоташтырылуына, төрле магнит һәм башка чаралар ярдәмендә шәхси приборлар эшенә тыкшынуына юл куймау шарт. Мондый гражданнар чын мәгънәсендә угрылык белән шөгыльләнәләр. Алар күршеләрен талыйлар. Шуңа күрә мондый очраклар турында мәгълүматка ия булсагыз, бу хакта үзегезнең ТСЖ, ТКХ һәм ТР Азнакай муниципаль районын төзекләндерү Департаментына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге мәгълүматлар буенча тикшерү уздырылып, акт төзеләчәк. Алга таба андый приборларның күрсәткечләре коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә исәпкә алынмаячак. Гражданнарның үзләренең шәхси исәп приборлары күрсәткечләрен киметеп язу фактлары, гражданнарның пропискасыз фатирларда яшәү очраклары ачыкланса, бу хакта хезмәт күрсәтүче оешмаларга ( ТСЖ, УК) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пропискасыз кешеләр яшәгән фатирларда кагыйдә буларак, исәп приборы булмый һәм алар күпме кирәк, шулкадәр су кулланалар. Мондый очракларда да тикшерү уздырылып акт төзелә һәм кулланылган су күләме кеше саныннан норматив буенча түләтелә.

Коммуналь хезмәтләр буенча ОДН барлыкка килү проблемасын өйрәнгәннән соң, район һәм шәһәр, ТСЖ, Идарәчел компания, ресурслар белән тәэмин итүче оешма җитәкчеләре халык белән актив эшчәнлек алып баралар, урынга барып очрашулар оештыралар, аңлату эшләре алып баралар. Узган елның октябреннән февраленә кадәр чорда барлык ТСЖ һәм УКларда эшче төркем белән берлектә 178 торак йортта яшәүчеләр белән гомуми җыелышлар уздырылды. Бу җыеннарда коммуналь хезмәтләр һәм ОДН өчен түләүләр хакында аңлату эшләре алып барыла. ОДНны киметү максатыннан, идарәчел компания һәм ТСЖлар су югалту очракларын бетерү, счетчик күрсәткечләрен киметеп күрсәтүчеләрне, теркәлмичә яшәүчеләрне һәм башка кагыйдә бозучыларны ачыклау максатыннан конкрет эш алып баралар.

Мәсәлән, 260 торак йортта шәхси исәп приборлары күрсәткечләре алынды. Ачыкланган тәртип бозулар буенча 1475 акт төзелде. Аларның 15е исәп приборларына законсыз рәвештә тыкшыну өчен; 92 акт исәп приборларында чатнаулар ублу, пломбалар алыну; 42 очрак исәп счетчикларының күрсәткечләрен киметү һәм калганнары пропискасыз яшәүчеләр, срогы чыккан приборлардан кулланган өчен төзелгән.

Әлеге актлар Азнакай бердәм исәп үзәгенә бирелде. 60 йортта йорт өлкәннәре ярдәмендә шәхси прибор күрсәткечләрен бер чорда алу үткәрелә. Мондый йортларда ОДН күрсәткечләрендә кимү күзәтелә.

Тикшерүләр алга таба да дәвам итәчәк һәм ачыкланган кагыйдә бозу очраклары буенча тиешле чаралар күреләчәк. Фатир хуҗаларына түләү квитанцияләренең икенче ягын да карап барырга киңәш итәбез, анда түләүләр буенча яңалыклар даими бирелеп бара.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү күпчелек очракта фатир хуҗаларының үзләреннән тора. Аларның намусына бәйле. ТСЖ һәм күпфатирлы йорт хуҗалары белән бердәм булып эшләгәндә генә ОДН өчен түләүләрне киметергә мөмкин".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ОДН түләүләренә контроль көчәя