Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Нефтьчеләр ярдәме белән яңа асфальт юл буйларына 500 төптән артык нарат агачлары утыртылды

"Татнефть" компаниясенең табигатькә карашын кабатлап сөйләп торуның кирәге юктыр. "Экология һәм экология менеджменты" номинациясе буенча "Русиянең 100 иң яхшы оешмасы" исемен яулый, лауреат дәрәҗәсен дәгъва итә алган икән, димәк аның хезмәте моңа лаек. Нефтьчеләр Табигать-ана белән аңлашып эшләгәч, рәхмәт йөзеннән әҗерен дә кайтарырга онытмыйлар. "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге тәкъдиме белән әле...

"Татнефть" компаниясенең табигатькә карашын кабатлап сөйләп торуның кирәге юктыр. "Экология һәм экология менеджменты" номинациясе буенча "Русиянең 100 иң яхшы оешмасы" исемен яулый, лауреат дәрәҗәсен дәгъва итә алган икән, димәк аның хезмәте моңа лаек.


Нефтьчеләр Табигать-ана белән аңлашып эшләгәч, рәхмәт йөзеннән әҗерен дә кайтарырга онытмыйлар. "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге тәкъдиме белән әле менә шушы аралардагы өч-дүрт көн эчендә "Азнакайнефть" идарәсе эшчеләре үзләре нефть чыгара торган Бөгелмә районының Кодаш авылы җирлегендә 3,5 гектар мәйданда саклау тасмасын булдыруны төгәлләде - 11 мең 555 төп икееллык нарат үсентеләре утыртты. Хәзерге вакытта анда төзекләндерү эшләре бара.


Нефтьчеләребез Азнакай шәһәрен яшелләндерү буенча да зур эш алып бара. Быелгы язда гына да Нефтьчеләр урамын шәһәрнең көньяк-көнчыгышындагы микрорайон белән тоташтыручы яңа асфальт юл буйларына 500 төптән артык 5-6 яшьлек нарат агачлары утырттылар, шуның белән халыкны куандырдылар, табигать хозурлыгына гүзәллек өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Нефтьчелђр ярдђме белђн яңа асфальт юл буйларына 500 төптән артык нарат агачлары утыртыл...