Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда мәрхәмәтле халык яши

Ярдәм өмет итеп кемгә барып бәрелергә белмәгән чаклар була. "Азнакай" хәйрия фонды - әнә шундый чарасызларның таяну ноктасы дисәң дә була. 2009 елның азагында оешып, ул бик күп райондашларга яшәү чаткысы бүләк итте. Гомумән, Азнакай халкы мәрхәмәтле, бәла-каза килгәндә бердәм күтәрелергә тора. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары...

Ярдәм өмет итеп кемгә барып бәрелергә белмәгән чаклар була. "Азнакай" хәйрия фонды - әнә шундый чарасызларның таяну ноктасы дисәң дә була. 2009 елның азагында оешып, ул бик күп райондашларга яшәү чаткысы бүләк итте. Гомумән, Азнакай халкы мәрхәмәтле, бәла-каза килгәндә бердәм күтәрелергә тора. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белән бүгенге әңгәмәбез нәкъ менә райондагы хәйрия эшчәнлеге хакында.

-Дамир Рашатович, мохтаҗлар күп, акча санаулы, дигәндәй, "Азнакай" хәйрия фонды иң беренче чиратта кемнәргә ярдәм итә?
-Районыбызда 550 күп балалы, 582 аз тәэмин ителгән, 264 инвалид балалы һәм 70 авыр тормыш хәлендә калган гаилә бар. Бу гаиләләрдә авырлык аеруча балаларга төшә. Сабыйлар ихтыярсыз зурлар проблемасы белән күзгә-күз очраша. Ә бит аларның һәрберсе бәхетле балачакка хокуклы. Шуңа күрә фонд иң авыр хәлләрдә дә мондый гаиләләргә ярдәм итәргә тырыша.
-Районыбызда әле күптән түген генә бәхетсезлек очраклары булды. Аларга нинди ярдәм күрсәтелде?
-18 июльдә Радужная урамындагы 3 нче йортта янгын нәтиҗәсендә 6 катлы подъездга зур зыян килде. Район башлыгының резерв фондыннан 14 гаиләгә 205 мең сумлык, шулай ук социаль яклау идарәсе аша 13 гаиләгә 59 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелде.
Карамалы авылында янгын чыгып, ике хуҗалык абзар-курасыз калды. Һәр гаиләгә 10 мең сумлык ярдәм бирелде.
Янгыннан зыян күрүчеләргә шулай ук "Жилсервис" ширкәте, автомобиль юллары идарәсе, "Азнакай ПАТП" ААҖ, "Азнакай" санаторий-профилакторий ҖЧҖ, картлар һәм инвалидлар йорты, 15 нче районара салым инспекциясе, Ләйсән Гыйбадуллина шәхси ярдәм кулы сузды.
Түбән Сукаештагы фаҗигага аерым тукталасы килә. Янгын өч бала анасының гомерен өзде. Пармановлар гаиләсенә 40 тан артык предприятие, оешма һәм учреждение, 50 гә якын кеше, 7 шәхси эшмәкәр ярдәмгә ашыкты.
Нефтьчеләребезнең саллы өлешен дә билгеләп үтәсем килә. Без һәрчак аларның ныклы ярдәмен тоябыз.
Әлеге игелекле адымнары өчен барчасына да район хакимияте исеменнән тирән рәхмәтем җиткерәм. Бу дөньяда бәла белән ялгызы түгел икәнлеген белү дә кешегә көч өсти бит.
-Краснодар краендагы табигый бәла-казадан зыян күрүчеләргә дә районда ярдәм җыю оештырылды, азнакайлылар анда да өлеш кертми калмагандыр?
-Су басу нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә 382158 сумлык ярдәм җибәрелде. Бу очракта да халык, предприятие-оешмалар чит өлкәдәге кешеләр кайгысына битараф калмады.
-Ел да республикабызда "Мәктәпкә барырга ярдәм ит!" акциясе үткәрелә. Быел ничә балага ярдәм күрсәтеләчәк?
-1 сентябрьдә 640 бала мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк. Бу - алар өчен яңа тормышка аяк басу. Шуларның 130 ы социаль яклауга мохтаҗ гаиләдә яши. 2-11 нче сыйныфларда укучы 260 балага да мәктәпкә җыенуда ярдәм сорала.
"Мәктәпкә барырга ярдәм ит!" акциясе барышында шактый гына коллективлар, шәхси эшмәкәрләр инде акча күчереп өлгерде. Бу эш дәвам итә. 15 августта Мәдәният йортында зур хәйрия чарасы үткәрелә. Азнакайлылар быел да актив булырлар, балаларга һәм аларның әти-әниләренә шатлык өләшер дип өметләнәм.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда мәрхәмәтле халык яши