Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Мәдәният елын ачу тантанасы узды

9 апрельдә Азнакай муниципаль районыныда Мәдәният елын ачу тантанасы узды. Анда озак еллар мәдәният өлкәсендә тырыш хезмәт куйган ветераннар, шәһәр, авыл мәдәният йортлары, китапханә, сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләре, язучылар һәм мәдәният өлкәсенә кагылышлы башка тармак вәкилләре чакырылган иде. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үз эшләренә җаны-тәне белән бирелгән мәдният хезмәткәрләренә тирән...

9 апрельдә Азнакай муниципаль районыныда Мәдәният елын ачу тантанасы узды.

Анда озак еллар мәдәният өлкәсендә тырыш хезмәт куйган ветераннар, шәһәр, авыл мәдәният йортлары, китапханә, сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләре, язучылар һәм мәдәният өлкәсенә кагылышлы башка тармак вәкилләре чакырылган иде.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үз эшләренә җаны-тәне белән бирелгән мәдният хезмәткәрләренә тирән рәхмәтен җиткерде, аеруча зур казанышларга ирешүчеләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

- Азнакай районы үзенең талантларга бай икәнен дөньякүләм, ил, республика бәйгеләрендә даими исбатлап тора. Без татар мәдәнияте һәм сәнгатенең йөзек кашы булган мәшһүр артистларыбыз, җырчыларыбыз, язучыларыбыз белән чиксез горурланабыз, - диде ул. - Районыбызда күпсанлы мәдәният учаклары эшли. Авыл клубларына ремонтлар ясалды һәм бу эш быел да дәвам итә, аларга спорт инвентарьлары сатып алына.

БАС ҺӘМ ФОТОРЕПОРТАЖ КАРА

Искеләре урынына яңа мәдәният йортлары салына. Азнакайлылар югары дәрәҗәдә якташлар очрашулары үткәреп, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт калалары халкын сокландырып кайтты. Шулай ук Төркиянең Тарсус, Белоруссиянең Ивье шәһәрләре белән дә мәдәни багланышларыбыз елдан-ел ныгый. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!

Мәдәният хезмәткәрләренә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, аның урынбасары Дамир Гыйләҗев изге теләкләрен юлладылар.

Азнакайлыларны хөрмәт итеп, Ютазы районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Алсу Хөсәенова да килгән иде. Ике район арасында ныклы дуслык күперенә нигез салынды. Күпме спорт ярышлары һәм мәдәни очрашулар оештырылды. Алсу ханым Азнакай мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизовага ютазылылар исеменнән бүләген тапшырды һәм һәрчак шулай республика күләмендә өлге булып яшәвебезне теләде.

Мәдәният елын ачу тантанасында сәнгать коллективлары чыгышы асыл бизәк булды, азнакайлыларның нинди сәләткә һәм көчкә ия икәнен тагын бер кат исбатлады.

- Хезмәтемне зурлаулары, игътибарлары өчен рәхмәт. Бу - безнең ел, яңадан-яңа эшләргә рухландырдылар, - ди муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Мәнәвез авылы мәдәният йорты директоры Гөлназ Хисамова. - Мин үзем ерак бабам Шиһап нигез салган Мәнәвездә туып үстем. 8 нче мәктәпнең милиция сыйныфында белем алдым, пистолетны иң беренче булып сүтеп җыя идем. Әмма мине сәнгать үзенә ныграк тартты. Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, авылыма эшкә кайттым. Тугыз елдан артык эшлим, үзем үк художество җитәкчесе дә. Бер генә бәйрәмне дә калдырмыйбыз, авыл халкы белән җыйнаулашып, күңелле итеп үткәрәбез. Читтән артистлар да чакырабыз. Төрле бәйгеләрдә катнашабыз, призлы урыннарыбыз шактый. Мәдәният йортында "Йолдызчык" бию түгәрәге эшли. Анда 20 бала шөгыльләнә. Хыялым - театр коллективыбызга халык исемен яулау.

- Азнакаебызда сәнгатькә, мәдәнияткә игътибар зур. Без халыкара конкурсларда катнаша алабыз икән, бу күп нәрсә хакында сөйли, - ди Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең баян классы буенча укытучы Флера Әпсәләмова. Ул Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 20 елдан артык эшләү дәверендә бик күп бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган, хәтта банчылары белән Парижны яулап кайткан педагог ул.

Әнә шундый тынгысыз мәдәният хезмәткәрләре булганда, яңадан-яңа йолдызлар калкып, Азнакаебыз данын еракларга таратыр.

Резеда ШӘРИПОВА,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Мәдәният елын ачу тантанасы узды