Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда лицейчылар балы узды

Әле кайчан гына гимназистлар балы гөрләп узган иде. Әлеге матур башлангычны шәһәребезнең 4 нче лицее дәвам итте. Мондый балларны укучылар әдәбият дәреслекләреннән укып һәм кинолардан гына күреп беләләр. Менә бүген үзләре купшыланып, ерак чорларга әйләнеп кайткан кебек булдылар. -Без бу балга бик дулкынланып әзерләндек. Дәрестән соң биюләр өйрәндек. Барлыгы 60...

Әле кайчан гына гимназистлар балы гөрләп узган иде. Әлеге матур башлангычны шәһәребезнең 4 нче лицее дәвам итте.

Мондый балларны укучылар әдәбият дәреслекләреннән укып һәм кинолардан гына күреп беләләр. Менә бүген үзләре купшыланып, ерак чорларга әйләнеп кайткан кебек булдылар.

-Без бу балга бик дулкынланып әзерләндек. Дәрестән соң биюләр өйрәндек. Барлыгы 60 бала биеде, аларның һәрберсе нинди дә булса өлкәдә үзен таныткан, уңышларга ирешкән укучы, - ди педагог-оештыруы Әнисә Вәлиева.

Бу тантаналы чарада иң яхшы биш укучыга лицей грантлары тапшырылды. Спонсоры да үз укучылары һәм депутатлары - Рөстәм Дәүләтшин.

- Үзебезне чын дамалар һәм кавалерлар итеп тойдык. Грант исә безгә тагын да тырышыбрак укырга һәм җәмгать эшләрендә активрак катнашырга этәргеч бирә, - ди 10 нчы сыныйф укучысы, район балалар Думасы спикеры Альберт Шакиров.

4 нче мәктәп элек-электән заман бергә атлаучы белем учагы булып санала.

-Профильле белем бирү турында күрсәтмә булганчы ук инде мәктәп техник юнәлештә эшли иде. 2012 елда физика-математика юнәлешендә белем бирүче лицей статусы алдык. Кадрларыбыз көчле, шуңа күрә без куелган максатыбызга ирешәбез. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре һәм олимпиадалардагы җиңүләребез - моңа ачык мисал, - ди лицей директоры Ленар Хәйруллин.

4 нче лицей Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Сингапурның "Educare" компаниясе тарафыннан тормышка ашырыла торган "Өстенлекле мәктәпләр" программасына кертелде. Хәзер биредә инновацион программалар, алдынгы методикалар һәм технологияләр актив гамәлгә ашырылачак.

-Казан химия-технология институты белән булган тәҗрибәне исәпкә алып, без Казан дәүләт энергетика университеты белән хезмәттәшлеккә беренче алдымнарыбызны ясыйбыз. Безнең лицейны тәмамлаган укучыларга хезмәт базарында да сорау бар. Нигездә, шушы мәктәптә белем алган предприятие, оешма җитәкчеләре үзләренә эшкә чакыра, - ди укыту эшләре буенча директор урынбасары Әлфия Хәлиуллина.

Лицейчылар балында катнашкан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да коллектив эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм районыбызга яхшы техник кадрлар әзерләүдә төп таяныч булуларына ышанычын белдерде.

Резеда ШӘРИПОВА

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда лицейчылар балы узды