Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайда “Легаль булмаган мигрант” оператив-профилактика чарасы бара
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган традицион атналык киңәшмәдә Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов район җирлегендә оператив хәлнең торышы белән таныштырды. Узган атнада җирлегебездә 8 җинаять кылынган, аларның җидесе "кайнар эз"дән ачылган. Һава торышы тотрыклы булмау сәбәпле, юл-транспорт вакыйгалары саны арткан - 37 очрак...
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган традицион атналык киңәшмәдә Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов район җирлегендә оператив хәлнең торышы белән таныштырды.
Узган атнада җирлегебездә 8 җинаять кылынган, аларның җидесе "кайнар эз"дән ачылган. Һава торышы тотрыклы булмау сәбәпле, юл-транспорт вакыйгалары саны арткан - 37 очрак теркәлгән, бәхеткә, каза күрүчеләр юк.
Ул районда 25 гыйнварга кадәр "Легаль булмаган мигрант" максатчан оператив-профилактика чарасы баруын белдерде. Акция кысаларында хокук саклау органнары вәкилләре федераль миграция хезмәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә берлектә чит ил гражданнарының Россия территориясендә законсыз яшәү очракларын кисәтү, тикшерү өстендә эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев