Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кышкы спорт сезоны чаңгы ярышлары белән тәмамланачак

Башка еллардан аермалы буларак, быелгы кышны кыш дисәң дә була, ичмасам! Салкыннары да, бураннары да, җылы көннәре дә булды. Әмма март ае барыбер үзенекен итә: түбәләрдән тамчылар тама, юллардан гөрләвекләр ага. Димәк кыш буе чаңгы шуып рәхәтләнгән халык өчен чаңгы сезонын ябар вакыт килеп җитте дигән сүз. Кышкы спорт сезоны...

Башка еллардан аермалы буларак, быелгы кышны кыш дисәң дә була, ичмасам! Салкыннары да, бураннары да, җылы көннәре дә булды. Әмма март ае барыбер үзенекен итә: түбәләрдән тамчылар тама, юллардан гөрләвекләр ага.

Димәк кыш буе чаңгы шуып рәхәтләнгән халык өчен чаңгы сезонын ябар вакыт килеп җитте дигән сүз. Кышкы спорт сезоны төгәлләнү уңаеннан ел саен Азнакай шәһәре чаңгы базасында чаңгы ярышлары уздырыла.

Әлеге спорт төрен үз иткән райондашларыбыз 15 март көнне үтәчәк ярышларда катнаша ала. Теркәлү - 8.00, ярышлар 10.00 сәгатьләрдә.

Призлы урыннарга лаек булучыларны медальләр һәм дипломнар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда кышкы спорт сезоны чаңгы ярышлары белән тәмамланачак