Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда күчемсез милекне рәсмиләштерү юллары турында түгәрәк өстәл булды

Муниципаль районның рәсми органнарына, шул исәптән "Маяк" газетасына һәм җирле телерадиокомпаниясенә, күчемсез милекне рәсмиләштерү юллары турында киңәш сорап язган хатлар, гаризалар әледән-әле кереп тора. Халык мөрәҗәгатенә җавап йөзеннән, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов бу өлкәдә хезмәт күрсәтүче муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре - милек һәм җир мөнәсәбәтләре,...

Муниципаль районның рәсми органнарына, шул исәптән "Маяк" газетасына һәм җирле телерадиокомпаниясенә, күчемсез милекне рәсмиләштерү юллары турында киңәш сорап язган хатлар, гаризалар әледән-әле кереп тора. Халык мөрәҗәгатенә җавап йөзеннән, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов бу өлкәдә хезмәт күрсәтүче муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре - милек һәм җир мөнәсәбәтләре, кадастр палаталары, реестр, архитектура бүлеклөре, күпфункцияле үзәк җитәкчеләре, белгечләре катнашында журналистлар белән түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәрде. Ул сорауларга җавап рәвешендә барды.

-Шәхси торак төзелеше өчен җир бүлентеге алу нинди тәртиптә башкарыла?

-Дәүләт яки муниципаль милектәге җир бүлентекләре милек итеп сатыла яки арендага бирелә ала. Бу эшләр аукционда башкарыла. Анда катнашу өчен гариза, физик затлар өчен шәхесне раслаучы документлар күчерелмәсе, сатып алу суммасының алдан түләнә торган өлешен (задаток) раслаучы белешмә булу шарт. Аукцион нәтиҗәләре буенча беркетмә һәм аның нигезендә 5 көннән дә соңга калмыйча сату-алу турындагы килешү төзелә. Аукцион нәтиҗәләре турындагы хәбәр 3 көн эчендә җирле матбугат чарасында басыла.

-Бушлай җир бүлентекләре кемнәргә бирелә?

-Бу хокукка 1990 елда кабул ителгән "СССРда милек турында"гы закон чыкканчы файдаланылган, шул ук вакытта вакытында тиешенчә рәсмиләштерелмәгән җир бүлентекләре, торак йорт урыннары милекчеләре; ТРда даими яшәүче 3 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр ия.

-Җир бүлентегенең кадастр номерын һәм аңа түләү бәясен каян белеп була?

-Дәүләт кадастр теркәве узган күчемсез милек турындагы мәгълүматлар кадастр палатасында милекченең гаризасы нигезендә бушлай бирелә.

-Аукцион аша сатып алынган җир бүлентегенә милек хокукы алу (теркәү) өчен нинди белешмәләр кирәк?

-Беренче чиратта - җирне сатып яки арендага алучының аңа хокукын билгеләүче документ (сату-алу килешүе), дәүләт салымы түләгәнлек турында квитанция, гариза бирүченең шәхесен билгеләүче документ (паспорт). Әгәр дә милекче мәнфәгатьләрен башка кеше яклый икән - ышаныч кәгазе булу шарт. Ә инде аренда килешүен теркәгән очракта өстәмә рәвештә ир белән хатынның ризалыклары турында нотариус раслаган белешмә кирәк.

-Торак йорт яки бакча йортына милек хокукы алуга дәүләт теркәве узу өчен нинди документлар хәзерләргә?

-Мөрәҗәгать итүченең үзе белән күчемсез милекнең булуын раслаучы документы яки декларациясе, күчемсез милек урнашкан җир бүлентегенә хокук бирүче документы, дәүләт салымы түләгәнлеккә квитанциясе булырга тиеш. Тулырак мәгълүматларны ТР буенча дәүләт реестрының Азнакай бүлегендә ала аласыз.

-Соңгы вакытта шәһәрдәге күпфункцияле үзәк (МФЦ) эшчәнлеге турында еш ишетергә туры килә. Ул нинди эшләр башкара?

-Әлеге үзәк "Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне оештыру турында"гы Федераль закон нигезендә шәһәрдә нәкъ ике ел элек барлыкка килде. Аның эшчәнлек нигезен "бер тәрәзә" алымы тәшкил итә. Биредә халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү гадиләштерелгән юл белән алып барыла. Моның өчен кирәкле документлар саны да мөмкин кадәр кыскартылган. МФЦ кадастр палатасы, Росреестр идарәсе, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, техник инвентарьлаштыру бюросы, "Җир бюросы" ЯАҖ, опека һәм попечительлек органнары, ЖКХ департаменты белән килешү нигезендә тыгыз элемтәдә эшли. Нәтиҗәдә, район халкына үзәк тарафыннан 100дән артык хезмәт төре күрсәтелә.

-Авылларда яшәүчеләрнең һәр документ, белешмә артыннан үзәккә килеп йөрү мөмкинлеге юк...

-Белгечләребез атнага ике тапкыр авыл җирлекләренә чыга, халыкны борчыган, кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр бирә. Бу турыда алдан ук хәбәр ителә һәм гозерләре булганнар очрашу урынына документлар пакетын әзерләп киләләр. Үзләре турыдан-туры мөрәҗәгать итә алмаганнарга аларның нотариаль көчкә ия булган ышаныч кәгазьләре нигезендә ярдәм күрсәтәбез. Хезмәтебезнең сыйфатына карата әлегә шикаять кергәне юк.

Материалны газета өчен Наил АБДУЛЛИН әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда күчемсез милекне рәсмиләштерү юллары турында түгәрәк өстәл булды