Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кайнар су системасында булган өзеклекләр 2 сәгать эчендә бетерелде

Шәһәр хуҗалыгы яшәешен, беренче чиратта, инженерлык системасының ышанычлы эшләве, шул исәптән җылылык, су, электр энергиясе, газ белән өзеклексез тәэмин итү, урам-кварталларның төзеклек дәрәҗәсе билгели. Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих ШӘКҮРОВ белән бүгенге әңгәмәбез шушы мәсьәләләр хакында. - Быелгы гыйнвар-февраль айларының чатнама суыкларында таякның иң авыр башы Азнакай җылылык челтәрләре...

Шәһәр хуҗалыгы яшәешен, беренче чиратта, инженерлык системасының ышанычлы эшләве, шул исәптән җылылык, су, электр энергиясе, газ белән өзеклексез тәэмин итү, урам-кварталларның төзеклек дәрәҗәсе билгели. Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих ШӘКҮРОВ белән бүгенге әңгәмәбез шушы мәсьәләләр хакында.

- Быелгы гыйнвар-февраль айларының чатнама суыкларында таякның иң авыр башы Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесенә төште, дип әйтергә була. Ул бу имтиханны нинди бәягә бирде дип әйтә аласыз? Сөйләшүне аларның эшчәнлегеннән башлыйк әле.


- Яшерен-батырын түгел, АПТС эшчеләре үзләренең вазифаларын җиренә җиткереп башкарды, хезмәтләре мактауга лаек булды.Моңа кадәр "Водоканалсервис" ААҖ филиалы булган әлеге коллектив быелның гыйнвар азагыннан мөстәкыйльлеккә күчте һәм хәзер "Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ дип атала. Бүгенге көндә ул 7 котельныйга хезмәт күрсәтә. Үзәк котельный шәһәр кулланучыларының - 76, кварталларныкы 24 процентына җылылык бирә. Шәһәр биләмәсендә барлыгы 6 котельный эшли.


Җылылык белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасы, башлыча, 1960 - 1989 елларда эшләнде. Шәһәрнең зур өлешен җылылык белән тәэмин итү 1 нче, 2 нче, 3 нче чираттагы 3 котельный ярдәмендә башкарыла. Шәһәр биләмәсендәге мәйданның геодезия билгеләре арасындагы аерманың зур булуы (ә ул 67 метрдан артып китә) кулланучыларга җылылык җибәрү режимын саклауда шактый гына катлауланулар тудыра.


- Күпләрне кызыксындырган сорау: гомуми мунчага җылылык, су кайдан килә?


- Шәһәр мунчасын, 16 нчы балалар бакчасын, Лобачевский, Нахимов урамнары районындагы торак йортларны пар һәм кайнар су белән квартал котельные тәэмин итә. "Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" сәламәтләндерү үзәгенең дә үз котельные бар. Болардан тыш, "Промбаза" котельные эшли. Шуңа күрә үзәкләштерелгән котельныйны тулы куәтенә эшләтү хаҗәте әлегә күренми.


- Белгәнебезчә, җылылык челтәрләре, шул исәптән торак йортларга килә торган торбалар, нигездә, күп еллар элек салынган. Алар инде шактый тузган...


- Җылылык белән тәэмин итү системасында ел башыннан бирле җитди өзеклекләр булмады. Гагарин урамындагы 31 нче йорт подвалында тишелгән җылылык торбасы да кыска вакыт эчендә ямалды. Хәтта җылылык системасын да туктатырга туры килмәде.


Нефтьчеләр ур., 7, Сәйдәшев ур., 7, Хәсәнов ур., 20 нче йортларда булган өзеклекләр 2 сәгать эчендә бетерелде.Кайнар су белән тәэмин итүдә җылыту сезоны башыннан алып биш (Шәйхетдинов, 2, Алиш, 4, Исхакый, 3, Болгар, 23а йортлары, Тукай микрорайоны) артык зыянлы булмаган өзеклек төзәтелде.


- Эчү өчен кулланыла торган суның катылыгы турында еш ишетергә туры килә. Сыйфатлы су чыганакларын табу мәсьәләсе караламы?


-Шәһәргә килгән эчәр су күләме, ә ул тәүлеккә 8,7 мең куб метрга якын, халыкны тулысынча тәэмин итү өчен җитәрлек. Әмма кайбер артезиан коеларыннан алынган суның катылыгы норма таләпләреннән артып китә. Андый скважиналарның саны елдан-ел арта бара. Азнакай халкын сыйфатлы эчәр су белән тулысынча тәэмин итү өчен бүген безнең алга үзебездәге су чыганакларына реконструкция үткәрү, яңа чыганакларны табу буенча эзләнү эшләрен башлау мөһимлеге килеп басты.


Шәһәр биләмәсендәге су челтәренең озынлыгы 82,5 чакрым. Ул тулысынча АПТС балансында тора.


- Шәһәр хуҗалыгының чисталыгы, төзеклеге килгән кунаклар алдында визит карточкасы булып та тора бит әле...


- Бу эшләр белән "МППБиО" муниципаль унитар предприятиесе шөгыльләнә. Гыйнвар аенда гына да алар көче белән шәһәр эче юлларыннан 8950 куб метр кар чыгарылды. Махсус юл машинасы 136 мең кв метр мәйданга ком-тоз эремәсе сипте һ.б. Күперләр, тротуарлар, торак йорт подъездлары алдындагы баскычлар кардан-боздан көн саен чистартылып тора.


Башкарылган эшләр шактый, эшлиселәре тагын да күбрәк төсле. Шәһәрне алга таба тагын да үстерү, аны үрнәккә әверелдерүне һәммәбез дә үзенең намус эше итеп кабул итсен, шәхси өлешен кертсен иде. Юлларыбыз имин, йортларыбыз җылы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда кайнар су системасында булган өзеклеклђр 2 сәгать эчендә бетерелде