Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда картинг буенча район башлыгы кубогына III ачык кышкы ярышлар узды

"Юбилейный" стадионында Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча III ачык кышкы ярышлар узды. Анда райондашларыбыз белән бергә Баулы, Лениногорск, Урыссу, Сарман, Әлмәт, Түбән Кама, Туймазы, Октябрьскийдан 50 гә якын үсмер катнашты. Бүгенге көндә республикада, шул исәптән Азнакайда, үсеп килүче буын өчен спортның техник төрләре үсешенә зур игътибар бирелә. Җирлегебездә...

"Юбилейный" стадионында Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча III ачык кышкы ярышлар узды. Анда райондашларыбыз белән бергә Баулы, Лениногорск, Урыссу, Сарман, Әлмәт, Түбән Кама, Туймазы, Октябрьскийдан 50 гә якын үсмер катнашты.


Бүгенге көндә республикада, шул исәптән Азнакайда, үсеп килүче буын өчен спортның техник төрләре үсешенә зур игътибар бирелә. Җирлегебездә «Азнакай» спорт-техника (җитәкчесе Миргазиян Динмөхәммәтов), парапланда очу буенча «Азфлай» (Данис Мусин), картинг белән шөгыльләнүчеләр өчен "Витязь" клублары уңышлы гына эшләп килә.
8 нче мәктәп базасында эшләүче "Витязь" картклубында Ринат Җиһаншин һәм Мирсәлим Гатауллин кул астында 5 яшьтән 18 яшькәчә 60тан артык бала шөгыльләнә.


- Картинг спортын үстерүдә район хакимияте һәм Миргазиян Динмөхәммәтовның ныклы ярдәмен тоябыз, - ди Ринат Җиһаншин.
Кечкенә малайларның карт машиналары белән әвәрә килүләрен күрү аеруча куанычлы.


Ярышта катнашучылар арасында Сарман районы Яшь техниклар станциясенең картингчылары да бар. Рәиф Сәетшин җитәкләгән «Ялкын» картклубында 60 бала шөгыльләнә икән. Бүгенге ярышка иң-иңнәрдән җиде картингчы килгән. Алар арасында «Стриж» классында Татарстан чемпионы булган 11 яшьлек Риналь Сабиров та бар.


- Әлеге спорт белән җиде яшьтән шөгыльләнәм, бик ошый. Картта йөргән вакытта күңелдә ташыган хис-кичерешләрне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел, - ди ул.


- Балаларны компьютердан аерып, спорт белән кызыксындырырга кирәк. Аларның картингны үз итүләренә күңел сөенә, - дип сүзгә кушыла тренер.


Картинг буенча ярышларны ачуда Татарстан Республикасының автомотоспорт федерациясе директоры Рафаэль Баһаветдинов та катнашты. Аның:


- Республиканың билгеле узышчысы, ралли-кросс буенча Европа чемпионы Тимур Тимерҗанов та картингтан «үсте», сезнең кебек үк авырлыклар аша зур уңышларга иреште, - дигән сүзләре күпләр өчен киләчәккә стимул булыр әле.


- Шәһәрдә бүгенге көндә әлеге спорт төре сүнеп барган учакны хәтерләтә. Әлбәттә без картингны ничек тә саклап калырга, аңа «җан өрергә» тырышабыз. Барысы да финанс мөмкинлекләренә барып тоташа бит. Шулай да техник спорт төрләрен үстерергә кирәк, - ди Октябрьскийның «Колесо» картинг клубы җитәкчесе Николай Кротов. - Шәхсән мин үзем картинг белән шөгыльләнер өчен 6-8 яшьлек балаларны алырга тырышам. Ни дисәң дә спортка мәхәббәтне кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. Ә картинг кешедән бик зур сабырлык та таләп итә.


Ярышларда катнашучы картингчыларның иң кечкенәсе - 5 яшьлек Әмир Динмөхәммәтов иде. Нибары ике атна элек кенә карт белән идарә итә башласа да, үзен бик иркен хис итә.


Картингчылар яшь үзенчәлекләре буенча төрле төркемнәрдә көч сынашты. Киеренке ярышта гомуми нәтиҗәләр буенча Сарман, Урыссу, Лениногорск, командалары призлы урыннарны бүлеште. Азнакайдан Марат Кәримов "Милли", Илһам Ибәтуллин "Супер-мини" классында икенче урынны алдылар.


Мөгаен, картинг белән шөгыльләнүче кайсы гына спортчыдан сорасаң да, алар шушы спорт төрен иң мавыктыргычы һәм кызыклысы дип атар. Шулай булмаганда, сайлаган шөгыльләре күңелләренә ятмас иде. Киләчәктә аларга республика гына түгел, ил, дөнья күгендә якты йолдыз булып балкырга насыйп булсын.

Таңсылу САНИЕВА

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда картинг буенча район башлыгы кубогына III ачык кышкы ярышлар узды