Азнакайда "IT-чемпион" конкурсының беренче этабы узды
"IT-чемпион" конкурсының беренче этабында Азнакай районы буенча Диана Хәсәнова (5 нче мәктәп) - беренче, Азат Галин (5 нче мәктәп) - икенче, Ильяр Мурзин (4 нче лицей) 3 нче урынны яулады. ТР Мәгариф һәм фән, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыклары оештырган әлеге конкурс республика Президенты һәм Премьер-министры ярдәмендә уздырыла. Анда бүгенгесе...
"IT-чемпион" конкурсының беренче этабында Азнакай районы буенча Диана Хәсәнова (5 нче мәктәп) - беренче, Азат Галин (5 нче мәктәп) - икенче, Ильяр Мурзин (4 нче лицей) 3 нче урынны яулады.
ТР Мәгариф һәм фән, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыклары оештырган әлеге конкурс республика Президенты һәм Премьер-министры ярдәмендә уздырыла. Анда бүгенгесе көндә 216 меңнән артык укучы катнаша. ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 550 меңнән артык шәхси кабинет теркәлгән, аларның өчтән бере конкурс барышында укучылар ярдәмендә булдырылган. Конкурс ел ахырына кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев