Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ишек алды бәйрәме чын Сабантуй төсмерен алды

Азнакай шәһәренең Нахимов һәм Лобачевский урамнарында яшәүчеләрнең ишек алды бәйрәме чын Сабантуй төсмерен алды. Хәтта табигать тә мәрхәмәтле булды: коеп яуган яңгырдан соң кичкә таба аязып, кояш җылы нурларын сипте. Бәйрәмне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. Ул шәһәребезнең көннән-көн матурлануын, ишек алларын төзекләндерүгә игътибар артуын, яңа кварталлар барлыкка...

Азнакай шәһәренең Нахимов һәм Лобачевский урамнарында яшәүчеләрнең ишек алды бәйрәме чын Сабантуй төсмерен алды. Хәтта табигать тә мәрхәмәтле булды: коеп яуган яңгырдан соң кичкә таба аязып, кояш җылы нурларын сипте.

Бәйрәмне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. Ул шәһәребезнең көннән-көн матурлануын, ишек алларын төзекләндерүгә игътибар артуын, яңа кварталлар барлыкка килүен билгеләп үтте. Мондый чаралар җәй буена һәр кварталда оештырылачагын әйтте.

Бер генә Сабантуй да бүләксез узмаган кебек, биредә дә хакимияттән, Сәгыйрь Гомәров җитәкчелегендәге «Наш дом» торак милекчеләре ширкәтеннән, округ буенча шәһәр Советы депутаты Азат Садыйковтан бүләкләр мулдан иде. Кварталның иң озак яшәүчесен дә, сугыш ветеранын да, юбилярларны да, яңа өйләнешкән парны да, иң яшь гражданинны да онытмаганнар.

«Әкият» балалар бакчасы хезмәткәрләре самоварлар белән чәй кайнатып, халыкны кайнар коймаклар белән сыйлады. Алар - балаларның кул эшләреннән, ә кварталда яшәүчеләр камыр ашларыннан күргәзмә әзерләгәннәр.

Яшьләр идарәсе балалар өчен төрле кызыклы уеннар оештырса, шәһәр-район Мәдәният йорты артистлары халыкны җыр-биюгә, ә физкультура, спорт һәм туризм идарәсе вәкилләре спорт ярышларына тартты.

Мөгаен, иң кызыклысы волейбол уены булгандыр. Биредә кварталда яшәүчеләр (1 нче урын), район җитәкчелеге (2 нче урын) һәм ТСЖ ( 3 нче урын) көч алышты.

-Сабантуйга халык бик күп җыйналды, хәтта авыллардан да туган-тумачалар килде. Бәйрәм алдыннан ишек алларыбызны матурлап, балаларга атынгычлар, өлкәннәргә утыргычлар ясап куелды. Бүген менә йорт, подъезд буенча җаваплыларны да хөрмәтләделәр, хезмәтебезне шулай бәяләүләренә рәхмәтлебез, - ди Әминә Хәкимова.

Әлбәттә, мондый бәйрәмнәр күктән төшми. Ул район җитәкчелегенең, торак милекчеләре ширкәтләренең һәм социаль оешмаларның уртак эш нәтиҗәсе. Шул ук вакытта күңел ачу чарасы гына түгел, булган проблемаларны уртага салып сөйләшү дә.

Резеда Шәрипова

Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ишек алды бәйрәме чын Сабантуй төсмерен алды