Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ишек алды бәйрәме чын Сабантуй төсмерен алды

Яз җитү, көннәр җылыта башлау белән шәһәргә җан өрелгәндәй булды. Азнакаебыз күзгә күренеп үзгәрә, яшелләнә, матур төсләргә күмелә башлады. Ел саен табигать бүләк иткән шундый ямьле көннәрдә шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәре уздыру матур бер традициягә әйләнде. Аларның төп максаты булып халык белән күзгә-күз очрашып, борчыган проблемалар белән танышу, аларны хәл итү...

Яз җитү, көннәр җылыта башлау белән шәһәргә җан өрелгәндәй булды. Азнакаебыз күзгә күренеп үзгәрә, яшелләнә, матур төсләргә күмелә башлады. Ел саен табигать бүләк иткән шундый ямьле көннәрдә шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәре уздыру матур бер традициягә әйләнде. Аларның төп максаты булып халык белән күзгә-күз очрашып, борчыган проблемалар белән танышу, аларны хәл итү тора. Мондый очрашуның чираттагысы "Безнең йорт" торак милекчеләре ширкәтенә караган 15 кварталда үтте.

"Безнең ишегалдында бәйрәм!" - Ленин урамының 5, 7, 9 нчы йортларында йортында яшәүче һәрбер кеше үз ишегалдына халыкны шулай дип чакырды. Әйе, аларның күрсәтер һәм мактанырлык әйберләре җитәрлек: яңа балалар мәйданчыклары, төзекләндерелгән тирә-юнь... Йөзләрдәге елмаю һәм шатлык - ул яшәү шартларыннан, уңайлыклардан канәгатьлек билгесе. Кәеф яхшы булганда гына менә шулай бәйрәм итәсе киләдер ул.

Соңгы елда шәһәрдәге үзгәреш, үсешне күреп күңел сөенеп туя алмы, Азнакай танымаслык булып үзгәрде. Тумышым белән Вахитов авылыннан, биредә 1962 елдан бирле яшим. Шәһәребезнең шулай чәчәк атуын, җитәкчеләребезнең бу кадәр үк кайгыртучанлыгын күргән юк иде: юллар, тротуарлар төзекләндерелә, социаль объектлар сафка баса, йортлар төзелә... Әлеге кварталда балаларым тора, аларга оныкларны карашам. Тирә ягыбыз бик күңелле, ял итим дисәң урындыклар, балаларга уйнар өчен бик матур мәйданчыклар бар. Һәммәсенә канәгать булып, кадерен белеп яшәргә генә кирәк, - ди сигезенче дистәсен ваклаучы Сирина апа Харисова.

Күзгә-күз очрашу, проблемалар белән танышу Бәйрәм Сабан туеның төрле ярышларында һәм халык уеннарында булачак җиңүчеләр өчен бүләкләр җыю - "Сөрән сугу" йоласы белән башланып китте. Һәркем диярлек бу көнне колга башына тастымал-яулыклар бәйләде, бүләкләр бирде.

Ишегалды бәйрәмендә катнашучыларны сәламләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин очрашуларның ике як өчен дә файдалы икәнен билгеләп үтте, "Безнең йорт" ширкәте рәисе Сәгыйрь Гомәров хезмәтенә югары бәя бирде.

- Мондый бәйрәм-очрашулар кирәк, ул кешеләрне күрештереп кенә калмый, ә хезмәткә рухландыра, яңа үрләргә әйди, - диде Марсель Зөфәр улы.

Бер генә бәйрәм дә бүләкләрсез булмый. Биредә дә фидакарь торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә, тыл фидакарьләренә, актив яшәүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлбәттә, әлеге ишегалдында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Миргасыйм ага Касыймов ихтирам һәм игътибар түрендә булды. Үзенең җавап сүзендә ул ветераннар исеменнән район башлыгына рәхмәт сүзләрен җиткереп, Азнакайның киләчәктә дә чәчәк атуын, илләрнең тыныч булуын теләде.

Бәйрәм җирле талантларыбыз чыгышы белән үрелеп барды. Аларның һәрберсе халыкка күтәренке кәеф, онытылмаслык мизгел бүләк итте. Яшь артистларга кушылып җырладылар, биеделәр, бик теләп конкурсларда катнаштылар, сый-нигъмәтләрдән, солдат боткасыннан авыз иттеләр азнакайлылар. Хәтта олы яшьтәге бер апа бәйрәм оештырылуына шулхәтле күңеле тулып: "Яшьлегемә кайтып килдем", - диде. Яшәгән җиребез матур, төзек, дөньялар имин булганда бәйрәм итүләре дә күңелле шул.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ишек алды бәйрәме чын Сабантуй төсмерен алды