Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда исерек шоферларны штраф түләттеләр

Кеше гомере - күз белән каш арасы, дигәннәр. Әле кичә генә аягында йөргән, син сулаган һаваны сулаган, тулы канлы тормыш белән яшәгән танышыңның кисәк үлеме турында ишетүе бик авыр, тетрәндергеч. Ә инде бу үлемнең сәбәбенә исерек килеш рульгә утырган кеше бәйле булса, күңелдә ачу катыш рәнҗү хисләре дә туа. Ә...

Кеше гомере - күз белән каш арасы, дигәннәр. Әле кичә генә аягында йөргән, син сулаган һаваны сулаган, тулы канлы тормыш белән яшәгән танышыңның кисәк үлеме турында ишетүе бик авыр, тетрәндергеч. Ә инде бу үлемнең сәбәбенә исерек килеш рульгә утырган кеше бәйле булса, күңелдә ачу катыш рәнҗү хисләре дә туа. Ә бит сәрхүш шоферлар тудырган аварияләр хакында еш ишетеп торабыз. Юлларда кешеләрнең гомере вакытсыз өзелүе аерата аянычлы хәл.


Шәһәр судының җәмгыяви судьялары тарафыннан каралган бу эшләр, шөкер, җинаять белән бәйле булмаса да, исерек килеш машинага утыруның ахыры афәт белән бетәргә дә мөмкин иде, әле дә ярый ЮХИДИ хезмәткәрләре аларны вакытында туктатып калган.


Төнге сәгать унбердә авыл эчендә ни эшләп йөрергә кирәктер, Р. исерек килеш "Lada-111960" автомобилендә авыл урамында йөри. Әле ярый халыкның ял иткән, йоклаган чагы. Аны юл-патруль хезмәткәрләре эләктереп ала. Суд аңа 30 мең сум күләмендә штраф салу һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгара.


Шундый хокуктан мәхрүм ителсә дә, Азнакай шәһәрендә яшәүче М. үзенең чит илдә эшләнгән машинасында урам әйләнергә чыга. Әллә ни ерак китә алмый, юл хәрәкәте сагындагылар игътибарына тиз эләгә. Аңа янә 30 мең сум штраф салына.


Руль артына эчеп утырган Т. дә төн караңгылыгында ЮХИДИ хезмәткәрләре шәйләмәс, дип өметләнгәндер. Әмма... Нәтиҗәдә - ун тәүлеккә административ арест җәзасына тарый.


Менә шулай, җәмәгать, яшел еланның агуы яман, аннан читтәрәк йөрүең хәерле.


Быелның 5 аенда ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан руль артына исерек килеш утырган 97 кеше тоткарланган.


Сәрхүш шоферлар гаебе белән юлларда 2 авария ясалган, аларда 1 кеше үлгән, 3 кеше зыян күргән.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда исерек шоферларны штраф түләттеләр