Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда җир эшкәртү мәсьәләләренә багышланган зона семинары узды

Азнакай муниципаль районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендә республиканың көньяк-көнчыгышындагы 7 районыннан авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары, белгечләре катнашында җир эшкәртү мәсьәләләренә багышланган зона семинары булып үтте. Семинарның теоретик өлеше Кәкре Елга авыл Мәдәният йортында узды. Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашучыларны...

Азнакай муниципаль районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендә республиканың көньяк-көнчыгышындагы 7 районыннан авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары, белгечләре катнашында җир эшкәртү мәсьәләләренә багышланган зона семинары булып үтте.

Семинарның теоретик өлеше Кәкре Елга авыл Мәдәният йортында узды. Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашучыларны районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге гомуми торышы белән таныштырды. Министрлык белгечләре кыр эшләре, туфрак эшкәртү, уҗым культуралары чәчүнең технологик үзенчәлекләре һәм башка мәсьәләләр хакында тирән эчтәлекле чыгыш ясадылар. Көзге кыр эшләренең никадәр мөһим һәм җаваплы чара булуына басым ясадылар. Чөнки киләчәк уңышка нигез нәкъ менә бүгеннән үк башлана. Иген культуралары да, җир дә кайгыртучан мөнәсәбәт, игътибар сорый. Югары агротехник таләпләрне саклау, тиешенчә минераль ашламалар кертү, чүп үләннәре, корткычларга каршы даими көрәш, орлык базасын ныгыту ... бу таләпләрнең берсе генә үтәлмәсә дә, уңышка өмет итеп булмый.

Семинарның практик өлеше "Марс" ҖЧҖ кырларында дәвам итте. Белгечләр туфрак эшкәртүнең барышын күзәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар. Туфрак эшкәртү белән шөгыльләнүче агрегатларның уңай яклары белән таныштылар. Министрлык вәкилләре Азнакай авыл хуҗалыгы тармагына уңай бәя бирде.
- Без барыбыз да бер үк табигый шартларда яшибез. Әмма Азнакай игенчеләре фәнни казанышлар, уңай практик алымнарны тирәнтен өйрәнеп, аларны нәтиҗәле куллана беләләр. Монда уңыш бар, азнакайлылар республикада лаеклы урынны алып торалар, - диде ТР буенча "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" ФДБУ җитәкчесе Таһир Һадиев.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда җир эшкәртү мәсьәләләренә багышланган зона семинары узды