Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда "Игелекле эшләр территориясе" проекты башкарыла

Гаджетларга барлык яшьләр дә буйсынган!

Бүгенге көн инде безгә заманча элемтә чараларыннан, компьютер яңалыкларыннан, социаль челтәрләрдән башка күренми, алар көн-күрешебезне яңа мәгънә, аралашу, хис-кичерешләр белән тулыландыра. Әмма әлеге мәгълүмати киңлектән читтә торучы бик күп әле, нигездә, пенсионерлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында сүз бара. Аларны  өйрәтү максатыннан Азнакай Җиңү бистәсе мәктәбендә "Безнең мәктәп - игелекле эшләр территориясе" проекты кысаларында "Гаджетларга барлык яшьләр дә буйсынган!" акциясе узды.
Яшь волонтерлар, мәктәп укучылары, өлкәннәргә мобиль телефоннарда һәм башка гаджетларда кушымталарны үзләштерүдә актив ярдәм иттеләр. Катнашучылар алар ярдәмендә яңа контактлар өстәделәр, интернетка тоташтырылган, популяр мессенджерлар өйрәнделәр, селфи ясадылар, онлайн-конференцияләр оештырдылар, шулай ук пенсионерлар өчен иң мөһиме, өйдән чыкмыйча ут, газ өчен түләү, чиратсыз табибка язылу мөмкинлеге булган Дәүләт хезмәте сайтын да үзләштерделәр. 

 

Проектта катнашучы Мөршидә апа мондый файдалы белемнәргә бик шат иде: „Безнең яшь “ укытучылар " бөтен материалны бик яхшы аңлатты, һәрвакыт безгә сабыр һәм әдәпле  җавап бирделәр. Барлык өлкән яшьтәге кешеләргә тәкъдим итәм. Монда күп нәрсәләргә өйрәнеп була. Волонтер кызларга бик зур рәхмәт! Киләчәктә аларга уңышлар телим!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев