Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хуҗалык итүнең кече формаларына багышланган зона семинары узды

Җомга көнне Азнакай муниципаль районында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү, яклау һәм әлеге өлкәдә авыл халкының активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе булды. Киңәшмә эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыклары җитәкчелегендә 11 районнан килгән делегация вәкилләре...

Җомга көнне Азнакай муниципаль районында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү, яклау һәм әлеге өлкәдә авыл халкының активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе булды. Киңәшмә эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыклары җитәкчелегендә 11 районнан килгән делегация вәкилләре катнашты. Кунакларны Кәкре-Елга авылы Мәдәният йортында ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алдылар. Семинар чын бәйрәм төсен алды. Тирә-юньдә самавырлар кайнап утыра, коймак, чәк-чәк һәм башка татар халкының милли ризыкларыннан өстәл хәзерләнгән. Кайда утын кисүдә, кайда башка төр спорт ярышлары оештарылган, район "Җанашым" фольклор ансамбле театральләшкән "Каз өмәсе" күренешен күрсәтә. Өстәлгә каз түшкәләре тезелгән.

Авыл халкы белән күңелле очрашудан соң, делегация вәкилләре өч төркемгә бүленеп, гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга юл алдылар. Алар Кәкре Елга һәм Әлкәй авылларында гаилә фермалары һәм башка шәхси эшчәнлек төрләре белән таныштылар.

Семинар район-шәһәр Мәдәният йортында дәвам итте. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакайда авыл хуҗалыгы һәм хуҗалык итүнең кече формалары эшчәнлеге, район күләмендә ярдәм программалары хакында эчтәлекле чыгыш ясады. Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Әхмәтов үз чыгышларында район һәм авыл башлыкларын авылларда инициативалы, булдыклы, эшлекле кешеләрне табарга, аларга үз эшләрен җәелдерергә ярдәм итәргә (бигрәк тә документларны рәсмиләштерүдә), авылларда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүдә дәүләт ярдәме программаларыннан актив файдаланырга чакырдылар.

Соңыннан иң актив район, авыл башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык, гаилә фермалары җитәкчеләренә ТР Дәүләт Советы һәм ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда хуҗалык итүнең кече формаларына багышланган зона семинары узды