Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда эшсезләр саны 2,1 тапкырга кимегән

2014 елның 1 мартына мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 425 кеше тәшкил итте. 2013 елның март башына хәл торышы белән чагыштырганда эшсезләр саны 2,1 тапкырга кимегән. 2013 елның 1 мартына үзәктә исәптә 872 кеше тора иде. Эшсезлек кими Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 1,3 процентын тәшкил итә, 2013 елның...

2014 елның 1 мартына мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 425 кеше тәшкил итте. 2013 елның март башына хәл торышы белән чагыштырганда эшсезләр саны 2,1 тапкырга кимегән. 2013 елның 1 мартына үзәктә исәптә 872 кеше тора иде.



Эшсезлек кими

Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 1,3 процентын тәшкил итә, 2013 елның 1 мартына бу сан 2,7 процент иде.


Ел башыннан бүгенге көнгәчә Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә предприятиеләрдән хезмәткәрләрнең эштән азат ителергә мөмкинлеге турында бернинди мәгълүмат кермәде.


Шушы ике айда эш эзләп һәм консультация өчен барлыгы 1358 кеше мөрәҗәгать итте.



Теләк кенә булсын, эш табыла!

2014 елның 1 мартына мәшгульлек үзәге аша 130 кеше эшкә урнаштырылды. Аларның 74е үзәккә мөрәҗәгать иткән көннән алып ун көн эчендә эш белән тәэмин ителде.


38 кеше җәмәгатьчелек эшләренә җибәрелде.


Эш эзләүдә авырлыклар кичерүче дүрт кеше (берсе күп балалы, ялгызы гына яшәүче, өчесе пенсиягә яше җитеп килүче граждан) эшсез гражданнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү программасы буенча эшле булды.


Һөнәр сайлауда ярдәм итәбез

954 кеше профориентация хезмәте алды.


11 гражданга психологик ярдәм күрсәтелде.


2 вакансияләр ярминкәсе үткәрелеп, аларда 448 азнакайлы катнашты, 12се эшкә урнаштырылды.

Һәммәсе - кирәкле белгеч

Икътисадны хезмәт ресурслары белән тәэмин итү максатында Азнакай мәшгульлек үзәге тарафыннан эшсез кешеләрне төрле белгечлекләргә укыту, хезмәт базарында мохтаҗлык булган өстәмә һөнәрләр үзләштерү оештырыла.


Бигрәк тә авыл хуҗалыгы өчен кирәкле тракторчылар, төрле категория машина йөртүчеләр, эретеп ябыштыручылар, кисүчеләр, электр җиһазлары буенча монтерлар, нефть һәм газ табу операторлары, скважиналарга капиталь ремонт ясауда бораулаучы ярдәмчеләре кебек эшче һөнәрләр әзерләүгә зур игътибар бирелә.


Ел башыннан һөнәри укыту курсларына 35 эшсез граждан җибәрелде. Белгечлек алгач, алар районның оешма-предприятиеләренә эшкә урнаштырыла.

2014 елның 1 мартына мәшгульлек үзәгенә 294 вакансия барлыгы белдерелде, аларның 202се эшче һөнәрләр буенча. Бер эш урынына шартлы рәвештә 1,5 эшсез граждан дәгъва кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда эшсезләр саны 2,1 тапкырга кимегән