Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда эшмәкәрләр өчен 2 сәнәгать мәйданчыгы булдырылачак

Узган ел районыбыз эшмәкәрләре тормышында да вакыйгаларга бай булгандыр. Аларның ирешкән уңышлары һәм алда торган бурычлары хакында сөйләвен сорап, район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангировка мөрәҗәгать иттек. - Әнвәр Әнсарович, районда эшмәкәрлек эшчәнлегенә бераз күзәтү ясыйк әле. - Бүген районда 1911кеше эшмәкәрлек белән шөгыльләнә ( 2012 елда исә 2193 эшмәкәр...

Узган ел районыбыз эшмәкәрләре тормышында да вакыйгаларга бай булгандыр. Аларның ирешкән уңышлары һәм алда торган бурычлары хакында сөйләвен сорап, район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангировка мөрәҗәгать иттек.

- Әнвәр Әнсарович, районда эшмәкәрлек эшчәнлегенә бераз күзәтү ясыйк әле.


- Бүген районда 1911кеше эшмәкәрлек белән шөгыльләнә ( 2012 елда исә 2193 эшмәкәр исәпләнгән). Аларның 433е - кече предприятиеләр (2012 елда - 499); 1425е шәхси предприятиеләр (1703), 171е крестьян-фермерлык хуҗалыклары (228). Мәгълүматлардан күренгәнчә, узган елда, 2012 ел белән чагыштарганда, эшмәкәрләрнең кимүе күзәтелә. Биредә, әлбәттә, хөкүмәт тарафыннан шәхси предприятиеләр һәм КФХлар өчен иминият кертемнәренең күпләп һәм кинәт артуы (2 тапкырга диярлек) сәбәп булып тора.

Бу хәл безнең Азнакайда гына түгел, бөтен ил буенча күзәтелде. Россия күләмендә 353 мең шәхси предприятие һәм КФХлар кыскартылды. Шунысы сөенечле: узган ел кабат элеккеге иминият кертемнәре күләменә кайту турында карар кабул ителде, шул ук вакытта эшмәкәрләргә шактый гына ташламалар да билгеләнде. Бу өлкәдә даими аңлату эшләре алып барабыз. Быел гыйнвар аенда Пенсия фонды идарәсе, салым инспекциясе һәм башка белгечләр катнашында район сәүдә базарында эшләүчеләр белән җыелыш уздырдык. Алда әйтелгән мәгълүм сәбәпләр аркасында үз эшчәнлеген туктаткан күп кенә сәүдәгәрләр кабаттан эшләрен яңартырга теләк белдерделәр.


Бүгенге көндә эшмәкәрләрдән башка тормышыбызны күз алдына китерү дә авыр. Мәсәлән, 2013 елда эшмәкәрлек субъектлары салым һәм керемнәреннән барлык төрдәге бюджетларга 258 млн 274 мең сум акча кергән. Ә 2012 елда бу сан 186 млн 292 мең сум иде. Арту 38,6 процент тәшкил итә. Алар район бюджетын тулыландыруда да үзләреннән зур өлеш кертәләр. Узган ел урта һәм кече предприятиеләрдән 82 млн 279 мең сум акча кергән, 2012 елда бу сан 73 млн 081 мең сум иде.


- Азнакайлылар күп өлкәдә лидерлар сафында. Безнең эшмәкәрләребез дә сынатмыйдыр?


- Әлбәттә. Узган ел азагында башкалабыз Казанда "ТРның иң яхшы 100 эшмәкәре" бәйгесенә йомгак ясалды. Йөз җиңүченең өчесе безнең Азнакай районыннан булуы бик сөенечле хәл. Алар арасында "Лидер-Авто" ҖЧҖ директоры Миргазиян Динмөхәммәтов, крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчеләре Айрат Габдрахманов һәм Наил Сабиров бар.


Эшмәкәрләребез Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының кече эшмәкәрлек субъектларына ярдәм программаларында да актив катнашып, 43 млн 60 мең сумга якын акча җәлеп иттеләр. Игътибар итегез: узган елда әлеге күрсәткеч 24 млн гына иде. Бу, әлбәттә, эшмәкәрләребезнең тырышлыгы, активлыгы һәм шул ук вакытта районыбыз җитәкчеләренең әлеге тармакка ныклы ярдәме нәтиҗәсе дә.

"Лизинг-грант"; "Инновацион продукция җитештерүче предприятиеләргә ярдәм", "Энергонәтиҗәлелекне үстерү һәм технологик тоташтыру чыгымнарын субсидияләү"; "Кластер грантлары"; "Белем алу чыгымнарын субсидияләү"; "ТР кооперативларын үстерүне субсидияләү" кебек программалар быел да гамәлдә булачак. Агымдагы елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә аеруча игътибар бирелә.

"Гаилә фермасы" (5 млн га кадәр), "Эшен яңа башлаучы фермер" (1млн 750 мең сумга кадәр) программалары гамәлдә. Быел исә "ТР авыл хуҗалыгы техникасын яңарту" программасы гамәлгә кереп, һәр елны 2 шәр млрд сум ярдәм күрсәтеләчәк.


Моннан кала безнең үз җирлегебездә эшләп килүче, депутатларыбыз тарафыннан кабул ителгән программалар да бар. Узган ел район Советы утырышында эшмәкәрләр өчен сәнәгать мәйданчыклары: "Фривей" ҖЧҖ территориясендә - "Азнакай" һәм "Интех" ҖЧҖ мәйданында "И-Парк" булдыру турында карар кабул ителде.

Соңгысында канализация торбалары чыгарылачак, 6 млн 800 мең сумлык җиһазлар китерелде инде. Бу янә 20-30 кешене эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, белгечләр башкалабызда махсус белем алачак. Моның өстенлекләре дә күп, чөнки аренда чыгымнарының 50 процентын (кластер гранты) республика үз өстенә ала.


Азнакай районында эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүче булдыклы кешеләргә җирлек җитәрлек. Бераз гына тәвәккәллек һәм әлбәттә тырышлык кирәк. Мондый шартлар булганда, һич икеләнүсез, алга таба эшмәкәрләр сафы тагы да күбәер дигән өметтә калабыз.


Нәсимә Фазлыева

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда эшмәкәрләр өчен 2 сәнәгать мәйданчыгы булдырылачак