Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда декада барышында инвалидларга барлыгы 2 миллион 66 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән

Инвалидлар декадасы районда ел саен зурлап билгеләп үтелә. Мөмкинлекләр чикләнгәннәр барыннан да бигрәк, кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ. Әмма еш кына алар җилкәсенә материаль чаралар таләп итүче авырлыклар төшә. Шөкер, Азнакайда ярдәм итәргә әзер булганнар да аз түгел. Декада барышында инвалидларга барлыгы 2 миллион 66 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта...

Инвалидлар декадасы районда ел саен зурлап билгеләп үтелә. Мөмкинлекләр чикләнгәннәр барыннан да бигрәк, кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ. Әмма еш кына алар җилкәсенә материаль чаралар таләп итүче авырлыклар төшә. Шөкер, Азнакайда ярдәм итәргә әзер булганнар да аз түгел. Декада барышында инвалидларга барлыгы 2 миллион 66 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсе барышында социаль ярдәм күрсәтү идарәсе җитәкчесе Газинур Газизов белдерде. Бүген районда 4212 мөмкинлекләре чикләнгән кеше яши, шуның 306сы - балалар. Киңәшмәдә инвалид бала тәрбияләүче Кадрия Гарипова да катнашты. Аңа район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов хәйрия акцияләре кысаларында җыелган акчаны тапшырды. Әлеге матди ярдәм Кадрия Гарипованың улын дәвалауга юнәлдерәчәк.

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең барсы да безнең ихтирам һәм игътибарга, ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген истән чыгармаска кирәк, дип ассызыклады Наҗәт Нәгыймов һәм һәркемне хәйриячелек белән шөгыльләнергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда декада барышында инвалидларга барлыгы 2 миллион 66 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән