Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Чыршы” операциясе уздырыла

Яңа ел алды көннәрендә «Азнакай урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе, эчке эшләр бүлеге һәм ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә, "Чыршы" операциясе уздыра. Патруль төркемнәре урман эчендәге, шәһәр һәм торак пунктларына илтә торган юлларда күзәтчелек итә. Хәзерге вакытта рөхсәтсез ылыслы агач кисүчеләргә карата җинаять һәм административ җаваплылык күпкә кырысланды. Штраф бәясе җинаятьнең кайсы...

Яңа ел алды көннәрендә «Азнакай урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе, эчке эшләр бүлеге һәм ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә, "Чыршы" операциясе уздыра. Патруль төркемнәре урман эчендәге, шәһәр һәм торак пунктларына илтә торган юлларда күзәтчелек итә.
Хәзерге вакытта рөхсәтсез ылыслы агач кисүчеләргә карата җинаять һәм административ җаваплылык күпкә кырысланды. Штраф бәясе җинаятьнең кайсы урманда кылынганына карап бәяләнә. Кулланылыштагы урманнан киселгән бер агач 1121 сум булса, саклана торган урманда үскәне 2250 сум тора. Әгәр дә ике чыршы яки нарат киселә икән, ул кеше бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Әгәр дә кырын эшне эшмәкәр башкарса, 100 мең сумга кадәр күләмдә штраф түләргә туры киләчәк. Ә инде ул законсыз рәвештә 30 төп чыршы кисеп тотыла икән, аңа өч елга кадәр төрмә яный.
Фәрит ФӘЙЗУЛЛИН,
урман саклау инженеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Чыршы” операциясе уздырыла