Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда чираттагы уен салоны ябылды

Соңгы атнада Азнакайда 10 җинаять эше теркәлгән, аның алтысы «кайнар эз»дән ачылган. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белдерде. Авылларда урлашу очраклары арткан. Октябрь Бүләк, Сарлы, Кәкре Елга, Сәпәй авылларында теркәлгән урлашу фактлары әнә шул хакта сөйли. Аларның барысы да чит кеше милке -көнкүреш техникаларын кулга төшерү...

Соңгы атнада Азнакайда 10 җинаять эше теркәлгән, аның алтысы «кайнар эз»дән ачылган.

Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белдерде. Авылларда урлашу очраклары арткан. Октябрь Бүләк, Сарлы, Кәкре Елга, Сәпәй авылларында теркәлгән урлашу фактлары әнә шул хакта сөйли.

Аларның барысы да чит кеше милке -көнкүреш техникаларын кулга төшерү белән бәйле.

Хокук сакчылары чираттагы уен салоны эшчәнлеген япкан, 15 компьютер тартып алынып, гаеплеләр җәзага тартылган.

Акча эшләүнең җиңел юлын эзләүчеләр авыл хуҗалыгы предприятиеләрен бу атнада да урап узмаган: Уразай авылы фермасыннан таныш булмаган затлар өч сарык урлап чыкканнар. Бүген эзләү-тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда чираттагы уен салоны ябылды