Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Бөтенроссия гражданнарны кабул итү үткәрелә

Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча, 12 декабрь - РФ Конституциясе көнне Бөтенроссия гражданнарны кабул итү үткәрелә. Бу көнне шәхси кабул итү 12.00-20.00 сәгатьләрдә Азнакай шәһәре прокуратурасы бинасының (Баһаветдинов ур., 4 "А" йорт) 9 нчы бүлмәсендә чират тәртибендә алып барыла. Үзең белән шәхес документы (паспорт) булу кирәк. Бу көнне 12.00-20.00 сәгатьләрдә...

Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча, 12 декабрь - РФ Конституциясе көнне Бөтенроссия гражданнарны кабул итү үткәрелә.
Бу көнне шәхси кабул итү 12.00-20.00 сәгатьләрдә Азнакай шәһәре прокуратурасы бинасының (Баһаветдинов ур., 4 "А" йорт) 9 нчы бүлмәсендә чират тәртибендә алып барыла. Үзең белән шәхес документы (паспорт) булу кирәк.
Бу көнне 12.00-20.00 сәгатьләрдә РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Руслан Лавров та бүлекнең актлар залында халыкны шәхси кабул итү үткәрә. Анда эчке эшләр органнары компетенциясенә караган түбәндәге сораулар каралачак: коррупция белән көрәш, шәхескә карата кылынган җинаятьләр, шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә җәмәгать тәртибен саклау, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, административ җаваплылыкка законсыз җәлеп итү, җинаять эшен ачуны кире кагу, наркотикларның законсыз әйләнеше, контрафакт товарлар сату, ЮХИДИ бүлеге, эчке эшләр органнары эшчәнлеге һ.б. Алдан 7-40-56 номерына шалтыратып язылырга кирәк.
14 декабрьдә начальник урынбасары Рафаэль Әюпов - 36 нчы, 17 сендә полиция начальнигы Руслан Лавров - 2 нче, 19 декабрь көнне тикшерү бүлеге җитәкчесе Руслан Нигъмәтҗанов 17 нче бүлмәдә халыкны кабул итәчәк. Кабул итү вакыты барлык көннәрдә дә 9.00-12.00 сәгатьләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Бөтенроссия гражданнарны кабул итү үткәрелә