Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда боҗра чишелеше булачак

Узган атнада "Рус Акташы-Азнакай" - "Әлмәт-Азнакай" автомобиль юллары кисешкән урында боҗра чишелеше төзелүгә старт бирелде. - Боҗра чишелеше хакында без күптән хыялланган идек. Бу урында, кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакәтләре бихисап булды, аяныч тәмамланганнары да бар. Биредәге төзелеш эшләре халык иминлеге өчен башкарыла, - дип белдерде район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Шунысын...

Узган атнада "Рус Акташы-Азнакай" - "Әлмәт-Азнакай" автомобиль юллары кисешкән урында боҗра чишелеше төзелүгә старт бирелде.


- Боҗра чишелеше хакында без күптән хыялланган идек. Бу урында, кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакәтләре бихисап булды, аяныч тәмамланганнары да бар. Биредәге төзелеш эшләре халык иминлеге өчен башкарыла, - дип белдерде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый боҗра чишелеше җирлегебездә әле беренчесе генә, ул 100 метр диаметрда булачак. Автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Зөфәр Дәүләтшин үзенең чыгышында юлның билгеләнгән вакыт эчендә, сыйфатлы итеп сафка бастырылачагы турында әйтеп узды.


- Мәчет төзү, юл салу - иң изге эшләрдән санала. Йөргән юлларыбыз һәрчак имин булсын, - дип Азнакай мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин да төзү эшләренә үзенең хәер-фатихасын бирде.


Биредә халык арасында "Очрашу ташы" дип йөртелгән ташны да реставрацияләү каралган.

Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда боҗра чишелеше булачак