Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бәхетле кешеләр яши

Җомга. Мөселман дөньясында мәртәбәле саналган атнаның бу көне быел җәйгә чыкканнан бирле азнакайлыларның да көтеп алган бәйрәм көненә әверелде. Һәр атнаның җомгасында шәһәребезнең әле бер, әле икенче кварталында яшәүчеләр тамашага, ял итәргә җыела. Тукай микрорайоны шәһәребезнең чагыштырмача яшьрәк өлеше. Шуңа да биредәге бала-чаганың күплегенә аптырыйсы юк. Әнә, бәйрәмгә берсеннән-берсе матурдан...

Җомга. Мөселман дөньясында мәртәбәле саналган атнаның бу көне быел җәйгә чыкканнан бирле азнакайлыларның да көтеп алган бәйрәм көненә әверелде. Һәр атнаның җомгасында шәһәребезнең әле бер, әле икенче кварталында яшәүчеләр тамашага, ял итәргә җыела.

Тукай микрорайоны шәһәребезнең чагыштырмача яшьрәк өлеше. Шуңа да биредәге бала-чаганың күплегенә аптырыйсы юк. Әнә, бәйрәмгә берсеннән-берсе матурдан киенеп чыкканнар да, үзе бер шәһәрчек итеп ясалган мәйданчыкта атыналар, сикерәләр, куышалар... Хәер, Тукай урамындагы 4 нче, 6 нчы, Исхаки 3, 5, 5а йортлары ишегалды үзе бер аерым шәһәр кебек: хоккей корты, ял итү урыны, кибетләре, хәтта... бөтен шәһәр халкы чират торып су алган чишмәсенә кадәр бар!

- Шушы уңайлыкларны үз куллары белән тудырган төзүчеләр, нефтьчеләр, транспортчылар, башка өлкәләрдә хезмәт куючы фидакарьләр яши биредә, - дип башлады сүзен район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Аннары ул район яңалыклары белән таныштырып, урак барышы хакында әйтеп үтте, август аенда көтелгән мөһим, куанычлы вакыйгаларга тукталды. Мәгълүм булганча, ай ахырында республика, шәһәр көнен билгеләп үтәбез, азнакайлылар аны һәр өлкәдә уңышлар белән каршылый.

Аларга ирешүдә төбәгебез нефтьчеләренең дә зур өлеше керүен әйтеп, Марсель Зөфәр улы "Татнефть", "Азнакайнефть" җитәкчелегенә азнакайлылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Сүз дә юк, рәхмәтләр бу көнне шушы кварталда яшәүче, районның төрле өлкәләрендә хезмәт куйган алдынгылар, ветераннар, "Жилсервис" торак милекчеләре ширкәте уңганнары адресларына да күп юлланды. Бәйрәмдә шул көнне генә гаилә корган яшь парлар, туган көне туры килгәннәр - барсына да хөрмәт күрсәтелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге округ депутаты Александр Попов, туган ягын сагынып кайткан, якташлары турында тапшыру әзерләп йөргән тележурналист Ләйсәнә Садретдинова, "Жилсервис" ширкәте рәисе Руслан Гәрәйшин чыгышлары да халык күңеленә хуш килеп, алкышларга күмелде.

Бала-чага Тукай әкиятләре персонажларына (бөек әдибебез исемен йөрткән җирдә аларсыз мөмкинме соң!) ияреп төрле уеннарда күңел ачса, яшь-җилкенчәк спортта көч сынашты, зурлар үзешчәннәребез концертын тамаша кылды. Һәр чарага бер бизәк өстәргә яраткан район-шәһәр Мәдәният йорты директоры, җырлар авторы Ландыш Шәрәфиева "Маяк" газетасы мөхәррире Гөлгенә Кәримова сүзләренә иҗат иткән "Туган як" җырын тәкъдир итте. Җыр премьерасын тамашачы яратып кабул итте.

Тәм-томлы чәй өстәленнән дә олысы-кечесе өзелмәде. Җәй ямендә күрше-күлән белән бергәләп эчкән чәй бигрәкләр дә тәмле шул.

Лиза Нурлыева

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда бәхетле кешеләр яши