Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Батырлык дәресе узды

Лениград шәһәрен фашист камалышыннан азат итүгә 70 ел тулу уңаеннан тарих укытучысы Розалия Кашапова мәктәбебездә Батырлык дәресе уздырды. 9 нчы сыйныф укучылары Регина Әхмәтшина "Блокадалы Ленинград" темасына презентация ясады. Сөмбел Шәйдуллина һәм Луиза Кирина күңелләрне тетрәндерерлек шигырьләр сөйләде. Сугыш турында документаль фильм ул чорларның дәһшәтен һәм фаҗигасен ачып салды. -Мондый...

Лениград шәһәрен фашист камалышыннан азат итүгә 70 ел тулу уңаеннан тарих укытучысы Розалия Кашапова мәктәбебездә Батырлык дәресе уздырды.

9 нчы сыйныф укучылары Регина Әхмәтшина "Блокадалы Ленинград" темасына презентация ясады. Сөмбел Шәйдуллина һәм Луиза Кирина күңелләрне тетрәндерерлек шигырьләр сөйләде.

Сугыш турында документаль фильм ул чорларның дәһшәтен һәм фаҗигасен ачып салды.

-Мондый дәресләрнең патриотик тәрбия бирүдә әһәмияте зур, алар тарихыбызны, халкыбызның батырлыгын онытмаска ярдәм итә,- ди Лениград блокадасына багышланган бию башкарган Айгөл Динмөхәммәтова, Алия Мөгыйнова, Ләйсән Шөгаепова.

Алиса Шәкүрова, 9 нчы мәктәп директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Батырлык дәресе узды