Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда алдынгы комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшырылды

Азнакай районында хезмәт кешесенең эшен күрә һәм бәяли беләләр. Авыл хуҗалыгында эшләүче фидакарьләрне стимуллаштыру чаралары моның ачык мисалы булып тора. Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшыру да матур традициягә әйләнде. Мондый бүләк игенчеләргә генә түгел, ә бәлки кырдан ындыр табагына һәм иген кабул итү пунктларына ашлык ташучы машина...

Азнакай районында хезмәт кешесенең эшен күрә һәм бәяли беләләр. Авыл хуҗалыгында эшләүче фидакарьләрне стимуллаштыру чаралары моның ачык мисалы булып тора. Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшыру да матур традициягә әйләнде.

Мондый бүләк игенчеләргә генә түгел, ә бәлки кырдан ындыр табагына һәм иген кабул итү пунктларына ашлык ташучы машина йөртүчеләргә, урак чорында зур ярдәм күрсәткән ветераннар, мәктәп укучылары, шәһәрлеләргә дә бирелә. "Кейс" комбайнында эшләүче механизатор һәрбер 500 тонна суктырылган ашлык өчен 1000 әр сум премиягә ия булса, "Енисей" һәм "Нива"ны иярләүчеләр бу премияне алу өчен 200 тонна, ә "Акрос"тагылар 350 тонна суктырырга тиеш.

Район җитәкчеләренең басуларга үзләре үк килеп, олы рәхмәт сүзләре белән бүләкләр тапшыруы - игенче өчен олы мәртәбә, куаныч ул. Әнә шундый истәлекле чара узган атнада "Марс" җәмгыяте басуларында үтте.

- "Марс" хуҗалыгы елның-елында алдынгы урында баручы хуҗалык. Алар быел да беренчеләрдән булып язгы чәчү һәм урып-җыю эшләренә керештеләр, - дип район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов игенчеләргә олы рәхмәтен белдерде һәм алдынгы комбайнчылар: Азат Галәветдинов, комбайнчы ярдәмчесе - улы Айрат, Илдар Хәйруллин һәм ярдәмчесе - улы Илнар, Фәварис Сабиров, ярдәмчесе - улы Илшат; шоферлар: Илдар Хаҗиев һәм Фирзәр Миннебаевка сертификатлар тапшырды.

Кәкре Елга авылында урып-җыю эшләрен менә шулай бердәм булып башкаралар. Әта-баба хезмәтен балалар, оныклар кабул итеп ала, игенчеләр династиясе дәвам итә. Комбайн штурвалы артына утырган җәйге ялдагы студент, укучылар күңелдә соклану хисләре уята.

Игенчеләрне җәмгыять җитәкчесе Рамил Зарипов, озак еллар дәвамында элекке хуҗалыкны җитәкләгән Хәбиб Баянов, көн туса, бирегә килеп, киңәшләре белән ярдәм итүче аксакал игенче Рудис Сәлахов кушылды.

"Марс"лылар бүгенге көндә көзге культураларны җыеп алу эшләрен тәмамлап киләләр инде. Басулар бушауга ук сөрү эшләре башкарыла. Инде бик тиздән көзге чәчү эшләренә дә керешергә дип торалар.

Сертификатлар тапшыру һәр басуда зур бәйрәм буларак үткәрелә. Ул көнне дә районыбызның "Юлдаш" агитбригадасы артистларының матур җырлары җәйрәп яткан иген кырларына таралды.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда алдынгы комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшырылды