Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 19 мототранспорт документлары булмаганлыктан тимер-томырга утильләштереләчәк

Статистика җәйлектә юл хәрәкәте аварияләренең аеруча артуын күрсәтә. Май аенда гына да район җирлегендә 3 шундый җитди вакыйга булып, аларда кешеләр имгәнде, бер җәяүле урында һәлак булды. Аларда балаларның зыян күрүе аеруча борчу тудыра. Мотоцикллар, велосипед, скутерларда йөрүчеләр дә әледән-әле юл һаләкәтләренә очрап тора. Районның ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Сирин...

Статистика җәйлектә юл хәрәкәте аварияләренең аеруча артуын күрсәтә. Май аенда гына да район җирлегендә 3 шундый җитди вакыйга булып, аларда кешеләр имгәнде, бер җәяүле урында һәлак булды. Аларда балаларның зыян күрүе аеруча борчу тудыра. Мотоцикллар, велосипед, скутерларда йөрүчеләр дә әледән-әле юл һаләкәтләренә очрап тора. Районның ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Сирин Райманов белән әңгәмәбез әнә шулар хакында.

- Сирин Әнәсович, узган ел юл һаләкәтләрендә балаларның да зыян күрү очраклары булган иде. Быел хәл торышы ничек?


- Әйе, узган ел 5 юл һаләкәтендә 5 бала тән җәрәхәтләре алды. Быелның май аенда гына 2 юл хәрәкәтендә 2 балага зыян салынды. Вакыйгаларның берсе Актүбә бистәсендә булды. Лесная урамы чатында "Форвард" велосипедында йөргән балигъ булмаган үсмер кисәк юлга борылып, арттан килгән машинага бәрелә. Җәрәхәтләр алган бала үзәк сырхауханәнең травматология бүлегенә озатылды.


Азнакай шәһәрендә Нефтьчеләр-Шәйхетдинов урамы чатында "Лада-219060" машинасын йөртүче светофорның аңа хәрәкәт тыелу сигналын күрә торып туктамый һәм кагыйдәне саклап юл аркылы җәяүләп чыгып килүче яшүсмерне бәреп китә. Нәтиҗәдә бала сырхауханәгә эләгә.


Әти-әниләрнең каникул чорында балаларга аеруча игътибарлы булуын сорар идем. Аларга юл кырыйларында уйнауны катгый тыярга кирәк. Юл аркылы бары тик светофордан яисә зебрадан гына чыгарга кирәклеген кат-кат кисәтергә! 14 яшькәчә балаларга велосипедта урамда, юлда йөрү катгый тыела. Ата-аналар бу хакта яхшы белсә дә, кагыйдәне санламыйлар. Күпкатлы йортлар ишегалларында машиналарга рөхсәт ителгән урында да велосипедта йөрергә ярамый. Ул бары тик махсус велоюлларда, тарнспорт чаралары өчен ябык мәйданнарда гына рөхсәт ителә.


-Җәйгә чыккач мотоцикл-скутерларда тонып чабучылар да күбәя, аларга карата чаралар күреләме?


- 10-20 июнь чорында профилактика максатларында "Мотоцикл" ункөнлеге үткәрелде. Бу чорда ЮХИДИ, участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар оештырылды.

34 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Мотоцикл йөртү хокукы, ОСАГО полисы һәм транспортка документлары булмаганнар административ җаваплылыкка тартылды. 19 мототранспорт штраф стоянкасына куелды. Документлары булмаганлыктан, аларның күпчелеге кире кайтарылмаячак һәм алга таба тимер-томырга утильләштереләчәк.


Соңгы елларда яшүсмерләр арасында скутер белән мавыгу артты. 2014 елның 1 апреленнән скутер йөртүгә М категорияле йөртүче таныклыгы таләп ителә һәм ул 16 яше җиткәннәргә генә рөхсәт ителә. Әлеге таләпләр бозылганда ата-аналарга штраф санкцияләре кулланыла. Әлбәттә, скутер белән идарә итүче мотошлемда булырга һәм утын яндырып йөрергә тиеш.


Максатчан чаралар күрелүгә карамастан, районда мотоцикл, скутерлар һәм шулай ук тракторлар белән бәйле юл хәрәкәте торышы киеренке кала.


- Бөгелмә-Азнакай юлында мотоцикл йөртүченең һәлакәттә аяксыз калуын, Ютазы-Азнакай арасында автомобильнең тракторга бәрелүе аркасында пассажирның үлүе турында башкаларга гыйбрәт итеп газетада да яздык. Шулай да, Сирин Әнәсович, әлеге юл вакыйгаларының төп сәбәбен нидә күрәсез?


-Техниканы куркынычсыз файдалану таләпләренең бозылуында. Үзйөрешле машиналар һәм таккычларның дәүләт техник тикшерүе узмавы менә шундый һаләкәтләр чыганагы булып тора да инде. Бу нәүбәттән "Трактор-прицеп" операциясе дә игълан итәргә мәҗбүр булдык. Ул 9 июньдә башланып, 30ына кадәр дәвам итә. Профилактик чаралар барышында 4 кагыйдә бозу очрагы ачыкланып, документсыз тракторлар махсус стоянкага урнаштырылды. Хуҗаларына административ хокук бозу турында эш ачылды.


Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 19 мототранспорт документлары булмаганлыктан тимертомырга утильләштереләчәк