Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 1 июньнән пенсионерларга таныклык бирми башлыйлар

Татарстанның Пенсия фонды 1 июньнән пенсия таныклыклары бирүне туктата. Сүз уңаеннан, лаеклы ялда булу турындагы таныклыклар гомумән, Россия күләмендә бирелми башлый. Әлеге яңалыкны документлар әйләнешенең үсеше белән бәйләп аңлатыла. "Пенсия билгеләү турындагы барлык мәгълүматны да Пенсия фондына җирле бүлекләр электрон рәвештә җибәрә. Бердәм базага керү мөмкинлеге барлык идарә тармакларында да...

Татарстанның Пенсия фонды 1 июньнән пенсия таныклыклары бирүне туктата. Сүз уңаеннан, лаеклы ялда булу турындагы таныклыклар гомумән, Россия күләмендә бирелми башлый.
Әлеге яңалыкны документлар әйләнешенең үсеше белән бәйләп аңлатыла. "Пенсия билгеләү турындагы барлык мәгълүматны да Пенсия фондына җирле бүлекләр электрон рәвештә җибәрә. Бердәм базага керү мөмкинлеге барлык идарә тармакларында да булдырылган. Шуңа да кәгазь таныклыкларның кирәге калмады", - ди Азнакай районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Гөлнара Садыйкова. - Бер яклап карасаң, пенсия таныклыгы кешенең шәхесен билгеләүче документ түгел, шуның өчен аның ярдәмендә, мәсәлән, авиа һәм тимер юл билеты алып та, ташламалы дарулар рәсмиләштереп тә булмый. Әлеге мәсьәләгә икенче яклап килсәң, кайбер очракларда пенсионерга әлеге таныклык җәмәгать транспортында йөрү өчен социаль карта алганда, кайбер аптекаларда (ташлама ясау өчен) пенсионер статусын билгеләүче документ булып тора. Шулай да законга үзгәрешләр кертү, азнакайлыларның социаль хокукларын тормышка ашыруда киртә булмаячак, пенсионер соравы (запрос) буенча, бүлек тарафыннан пенсия билгеләү һәм аның күләме турындагы белешмә биреләчәк.
Моңа кадәр бирелгән таныклыклар гамәлдә кала".


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 1 июньнән пенсионерларга таныклык бирми башлыйлар