Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшьләре үз бәйрәмнәрем билгеләп үтте

Яшьләр көне - азнакайлыларның яраткан бәйрәмнәреннән берсе. Быел ул Җиңү мәйданында билгеләп үтелде һәм төрле кызыклы конкурслардан, үзебезнең һәм Казан артистларының концерт номерларыннан, танылган ди-джейлар чыгышыннан, ретро-машиналар күргәзмәсеннән торды. Район тормышында иң актив катнашучыларга муниципаль район башлыгының, яшьләр идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. - Азнакайның киләчәге сезнең кулда. Һәрчак шулай иҗтимагый...

Яшьләр көне - азнакайлыларның яраткан бәйрәмнәреннән берсе. Быел ул Җиңү мәйданында билгеләп үтелде һәм төрле кызыклы конкурслардан, үзебезнең һәм Казан артистларының концерт номерларыннан, танылган ди-джейлар чыгышыннан, ретро-машиналар күргәзмәсеннән торды.

Район тормышында иң актив катнашучыларга муниципаль район башлыгының, яшьләр идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

- Азнакайның киләчәге сезнең кулда. Һәрчак шулай иҗтимагый тормышта кайнап яшәгез, иң алдынгы, бар яктан үрнәк булыгыз, спортны яратыгыз, начар гадәтләргә юл куймагыз, - дип мөрәҗәгать итте Марсель Шәйдуллин бәйрәмдә катнашучыларга.

Республикабызда яшьләргә игътибар зур. Алар өчен барлык юллар ачык. Бик күп социаль программалар булдырылган. Район җитәкчелеге дә яшьләргә тормышта үз урыннарын табуда, уй-хыялларын тормышка ашыруда ярдәм итәргә тырыша. Шәһәребездә, Акүбә бистәсендә, авылларда күпме спорт мәйданчыклары, мәдәният учаклары ачылды, яңа спорт комплексы төзелеп бетеп килә. Торак салуда, шәхси эшләрен ачуда, һөнәр үзләштерүдә дә зур булышлык күрсәтелә.

Яшьләр бәйрәмендә замана афәте булган наркоманиягә каршы көрәш темасы да күтәрелде. Нәкъ менә спортка һәм иҗатка тартылу бу чирдән яшьләргә котылырга мөмкинлек бирәчәк дигән фикерләр ал тасма булып үрелде.

Әлбәттә, бәйрәмгә җыелган халыкны ретро-машиналар һәм "Автоэкзотика" клубы күргәзмәләре магниттай тартты. Узган гасыр белән бүгенге заманның очрашуы иде бу.

- Бу күргәзмәдә катнашучы машиналар хуҗаларына ихластан рәхмәтемне белдерәм. Бик үзенчәлекле килеп чыкты, - ди яшьләр идарәсе начальнигы Илнур Сәгыйтов.

Яшьләр идарәсе, бердәм команда булып, районда әнә шундый кызыклы һәм файдалы чаралар оештыруда башлап йөри. Экологик өмәләрдә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда зур өлеш кертә.

Бу бәйрәмдә дә сынатмадылар. Һичшиксез, азнакайлылар рәхәтләнеп күңел ачып, ял итеп, яңа эшләргә һәм башлангычларга көч-егәр туплап киткәндер.

Резеда ШӘРИПОВА



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай яшьләре үз бәйрәмнәрем билгеләп үтте