Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшьләре төзекләндерү өмәләре уздыра

Уртак йортыбыз булган туган калабызны без һәрчак чиста, көлеп торырлык итәргә тиешбез. Үз өебездә ничек, торган җиребез дә шундый булсын. Борын-борыннан килгән гадәт буенча, бәйрәм җитәме, йорт-җиребезгә кунак киләме - без инде юасын-юып, яңартып, җыештырып, бар нәрсәне тәртипкә китереп каршыларга күнеккән. Тиздән тагын бер бәйрәм җитә, җәмәгать: 30 августта Республика...

Уртак йортыбыз булган туган калабызны без һәрчак чиста, көлеп торырлык итәргә тиешбез. Үз өебездә ничек, торган җиребез дә шундый булсын. Борын-борыннан килгән гадәт буенча, бәйрәм җитәме, йорт-җиребезгә кунак киләме - без инде юасын-юып, яңартып, җыештырып, бар нәрсәне тәртипкә китереп каршыларга күнеккән.

Тиздән тагын бер бәйрәм җитә, җәмәгать: 30 августта Республика көнен бәйрәм итәчәкбез. Шәһәребез бу олуг тантанага, аны безнең белән бергәләп билгеләп үтәргә җыенган кунакларны, якташларны каршы алырга әзерме? Район җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр вәкилләре хәл торышын барлау максатында бергәләп шәһәр буйлап рейдка чыкты.


Шәһәрнең үзәге саналган Ленин урамы яшеллек-чәчәккә күмелгән булса да, район башлыгы Марсель Шәйдуллин клумбаларда кайбер урында чәчәкләрнең сирәклеген, агач кәүсәләрен, бордюрларны аклыйсы барлыгын искәрде.

Буяп куелган баганаларга теләсә ничек ябыштырылган реклама кәгазе аларга бер дә бизәк өстәми. Үзәк урамны кемнәр шулай ямьсезләргә батырчылык итә?! Кибетләрнең дә күбесе шушы урамда. Күпләренең ишек төбенә брусчатка, тротуар салынса да, әле моңа кулы җитмәгән хуҗалар да бар. Район җитәкчелеге ярдәм күрсәтеп торганда, аны тизрәк эшләп кую мәслихәт.

- Яшьләрне өмәгә көтәбез!- ди районның яшьләр идарәсе.
Районыбыз яшьләре шәһәрне төзекләндерү, җыештыру өмәләрен башлап җибәрде инде. Бу атнада да аларны дәвам итеп,
20, 21, 22 август (чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга) көннәрендә шәһәребезнең барлык яшьләрен Җиңүнең 70 еллыгы паркын төзекләндерү өмәләрендә катнашырга чакырабыз. Җыелу урыны - 8.00 сәгатьтә шәһәр башкарма комитеты бинасында (Гурьянов урамы, 18).


Өскә таба - Бөгелмә юлыннан менгәндә урнашкан оешма-предприятиеләрнең дә капка төпләрен, территорияләрен, коймаларын рәткә китерәсе - яңартасы, буйыйсы, чүп үләннәрне чабасы, корыган агачларны кисәсе бар. Халык телендәгечә әйтсәк - подстанция ихатасын әйләндереп алган койма үзе генә дә 800 метрлап, сүз дә юк, мәшәкате дә, чыгымнары да җитәрлектер. Әмма бу берничек тә аны яңартмаска сылтау була алмый.


"Транснефть" НПС, "Связьтранснефть" тирәсе дә чүп үләнгә баткан. Меңләгән сумнар да кирәкми, чабып кына чыгасы. УАД карамагындагы участокларны, электр баганалары төпләрен шулай ук тәртипкә китерү сорала.


- Юл буйларындагы, шәһәр эчендәге юл хәрәкәте билгеләрен, тукталыш корылмаларын яңартасы, сафландырып аласы бар, әллә каян күренеп, балкып торсыннар, - дип ассызыклады район башлыгы.
Елдан-ел үсә барган, төзелешләр үзәге - яңа микрорайондагы чүп үлән баскан җирләр дә әкренләп бетүгә бара, алар урынына, әнә, яңа йортлар, мәктәп калкып килә. Биредә ике спорт мәйданчыгы да булачак. Малайлар анда инде футбол уйный да башлаган. Үләне чабылып, әйләндерелеп, капкалар да куелса, кинәнәселәре алда әле.


Берсеннән-берсе купшырак булып калыккан күпфатирлы йортлар арасында тротуарлар саласы, үләнен чабасы урыннар барлыгы шәйләнә. "Водоканалсервис" җитәкчелегенә торба салынган урыннарны тәртипкә китереп бетерү бурычы куелды. Төзелеш барганлыктан, бу тирәдәге элегрәк салынган юл да кайбер урыннарда чокырланып, рәте киткән, ремонт сорала.


Яшьләр паркы тәүге гүзәллеген җуймаса да, Эйфель манарасы, көяз кәләштәй, яңа күлмәк, ягъни буяп куюны "сорый". Җылылык челтәре җир өстеннән узган урыннарда торбаларны тышлау кирәк.
Шәһәребез үсә барган саен инде аның уртасында кала барган Кара елга тирәсе дә күзгә күренеп төзекләнә. Ярларына канада чаганнары да утыртыла башлагач, тәмам экзотик төс алган. Биредә әле эшләр җитәрлек. Җиңүнең 70 еллыгы исемен йөртәчәк парк булачак бу тирәләр тиздән калабызның йөзек кашына әверелер.


Әлеге олуг юбилейга Мәңгелек ут мәйданы да яңа бер комплекс итеп эшләнә.


Яңарышлар барган һәр участокка җитәкчеләр җаваплы итеп беркетелгән. Район башлыгы аларга һәр эш-гамәлне контрольдә тоту бурычын куйды. Әйтик, УАД осталарының әле урамнарда юлны рәткә китереп бетерәсе бар. Татарстан мәйданы бигрәк тә "көлеп торырга" тиеш, чөнки бәйрәмнең төп өлеше шунда үтәчәк.

Бу көнне бер өлеше халыкка ишекләрен ачачак "Восток" сәүдә-күңел ачу үзәгендә дә эш кайный. Район башлыгы аның тулаем ачылу вакытын 1 ноябрьгә булыр, дип белдерде.


Беренче Май урамы да Азнакайга башка төбәкләрдән килеп кергән төп урамнарның берсе. Матурлык та, җитешсезлекләр дә күзгә ташланып, читтән килүчеләрдә шәһәр турында беренче фикерләр шушында туа. Кайбер шәхси йортларның капка-коймаларын рәтлисе, яңартасы бар, бу хакта хуҗалары үзләре дә яхшы белә булыр. Инде хан сарае кадәр йорт җиткезә алгач, аны матурлап коймалап алуга гына акча жәлләмәсләр. Бу урамда урнашкан оешма-предприятие җитәкчеләренә дә чүп үләннәрне чабарга, койма-бордюрларны буяп куярга кушылды.


Әлмәт ягыннан кергәндәге әйләнәли юлны киңәйтү, яңарту дәвам итә. Бу эшләрне башкаручы УАД җитәкчеләренә аны срогында тәмамлау бурычы куелды.


Промзонага юлны дәвам итеп, 9 нчы мәктәп янәшәсеннән өскә узабыз. Як-якта калган су, газ торбаларын, капка-коймаларны буярга кирәклеге шәйләнә. Шәхси гаражлар тирәсен җыештыру кирәк, янәшәдәге ихаталарның бакча артларына өелгән тирес, чүп өемнәре бу матур йортларның ямен җибәреп тора. Юл буйларын, "Татаиснефть", «Сәфәр» автоүзәге тирәләрен чүп үлән баскан. Үтеп китешли, «Азнакай» Агрофирмасы" ишегалдында балкып утырган аллы-гөлле чәчәкләр күзгә чалынды. Ашлыклары да быел шулай уңды микән? Әлеге Энгельс урамында юл тәмам начарланган.


Гомумән алганда, шәһәребез төзек, матур булса да, өмәләргә чыгып җыештырасы, тәртипкә китерәсе урыннар шактый әле. Бизәнгән бит - бит төсле, диләрме? Гүзәллек, төзеклекне барыбыз да ярата, аны һәркайсыбыз өлешен кертеп, барыбыз бергә тудырсак, тагын да кадерлерәк булыр.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай яшьләре төзекләндерү өмәләре уздыра