Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай янгын сүндерүчеләре гадәттән тын хәлләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды

Салкын кышта янгын чыгу очраклары да арта төшә. Бу елның беренче көннәрендә районда янгын чыгу очраклары да артып китте. Күктәкә авылында сарай, Уразайда мунча янды. Бәла беркемгә дә сорап килми. Әмма, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә, бәла-казалар да сезне читләтеп үтәр. Кыш көннәрендә торак йортларда янгын куркынычы аеруча арта. Чөнки...

Салкын кышта янгын чыгу очраклары да арта төшә. Бу елның беренче көннәрендә районда янгын чыгу очраклары да артып китте. Күктәкә авылында сарай, Уразайда мунча янды. Бәла беркемгә дә сорап килми. Әмма, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә, бәла-казалар да сезне читләтеп үтәр.

Кыш көннәрендә торак йортларда янгын куркынычы аеруча арта. Чөнки бу чорда кешеләр күпләп электр җылыткычларыннан файдаланалар.

Әмма аларның бары тик заводта эшләнгән, бик нык кызудан саклаучы терморегуляторы булганы гына куркынычсыз. Җылыткыч приборларны тиз янып китүчән әйберләр, тәрәзә пәрдәләре, җиһазлар яныннан читкәрәк урнаштыру зарур. Бер челтәргә берничә җылыткыч приборны ялгау да зур куркыныч тудыра.

Шәхси йортларда кагыйдә буларак, янгыннар мичләрдән чыга. Аларны кышка кергәнче үк ныклап ремонтлагыз. Мич, торбалардагы ярылып киткән урыннарны яхшылап сылагыз, агартыгыз. Якканда мичләрнең кызуына юл куймагыз.

Шырпы, тиз кабынып китүчән матдәләр, хлопушкаларны балалардан ераккарак яшерегез. Алар булган урында шәм тоту да куркыныч.

Урын-җир өстендә тәмәке тарту, сүндерелмәгән төпчекләр озак кына пыскып ятып, һаваны агулыйлар. Торак йортларда шул сәбәпле чыккан янгыннар еш кына кешеләрнең үлеме белән тәмамлана. Йоклап китү һәм агулану сәбәпле, алар янгыннан чыгарга өлгермиләр.

Торак йортлар, гараж, хуҗалык төзелешләрендә беренчел янгын сүндерү чаралары (ут сүндергеч, ком тутырылган савытлар) булдырыгыз.

Янгын чыккан очракта, аны кул астында булган чаралар белән (ком, су, кер юу порошогы, ут сүндергеч, тыгыз тукыма) белән сүндерергә омтылыгыз, әгәр дә тиз арада сүндерү мөмкин түгел икән, вакытны сузмыйча, янгын сагын чакырыгыз. Исегездә тотыгыз: тиз кабынып китүче матдәләрне су белән түгел, ут сүндергеч, бер дә булмаса кер юу порошогы, юеш чүпрәк белән сүндерергә кирәк. Һава керүне булдырмас өчен ишек-тәрәзәләрне ачмаска тырышыгыз.

Эвакуация вакытында авыз-борынны дымлы чүпрәк белән каплап, иелебрәк чыгарга тырышыгыз. Идәндә чиста һава күбрәк саклана. Киеме яна башлаган кешегә йөгерергә юл куймагыз, тизрәк берәр тыгыз тукыма белән каплагыз. Һава кермәсә, ут тиз сүнә.

Төтөнле коридор, баскыч аша чыгарга омтылу куркыныч (төтен агулы була, кайнар һава үпкәләрне яндырырга мөмкин). Һәр очракта да тиз һәм дөрес юлны сайлау өчен шушы гадәти генә кагыйдәләрне белеп торырга кирәк.

Рәфис ЗАРИПОВ, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай янгын сүндерүчеләре гадәттән тын хәлләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды