Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яңалыклары

Ярминкәгә килегез! 8 сентябрьдән башлап һәр атнаның шимбәсендә Азнакай шәһәренең Сөембикә урамында ("Кулинария" кибете тирәсендә) һәм Актүбә бистәсенең базар каршындагы мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр эшләгән ярминкәдә сезгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарларын...

Ярминкәгә килегез!
8 сентябрьдән башлап һәр атнаның шимбәсендә Азнакай шәһәренең Сөембикә урамында ("Кулинария" кибете тирәсендә) һәм Актүбә бистәсенең базар каршындагы мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр эшләгән ярминкәдә сезгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарларын сатарга теләүчеләрне сәүдә итәргә чакырабыз!
Көзге муллыктан файдаланып калыгыз, ярминкәгә килегез!


***


"Маяк"ка язылу башланды
Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетабызга 2013 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды.
Алга таба да район яңалыкларыннан, вакыйгалардан хәбәрдәр булып тору, тормышта мөһим һәм файдалы мәгълүмат алу өчен газетабызга язылырсыз, дип ышанабыз.
"Маяк" газетасына барлык почта элемтә бүлекләрендә, киоскларда, матбугат таратучылар аша язылырга мөмкин.
Киләсе елның беренче яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу бәясе үзгәрешсез - 297 сум 96 тиен калды.
Язылыгыз, укыгыз, файдасын күрегез!


***


Җитди мәсьәлә
Соңгы елларда җәнлек-жанварлар арасында котыру чиренең артуы һәм терлекләргә, кешеләргә дә куркыныч янавы турында белеп, ишетеп, аңлап торабыз. Әмма кайчак битарафлык, игътибарсызлык һәм вакытында аннан саклану чаралары күрелмәү аркасында бәла-каза, хәвефләр булгалап тора. Менә шушы җитди мәсьәлә хакында сөйләшергә теләге булган һәркемне, җаваплы оешма-учреждениеләр вәкилләрен, аучылык җәмгыяте әгъзаларын 7 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәгендә үтәчәк җыелышка чакырабыз.


***


Актив булыйк!
1 августтан 1 ноябрьгә кадәр "Я-родитель" - "Мин-әти-әни" (ya roditel.ru) интернет-порталында он-лайн тавыш бирү үткәрелә. Шәһәребезне танытыйк, барыбыз да тавыш бирүдә катнашыйк! Азнакайны он-лайн җиңүчесе итеп күрергә теләгән шәһәрдәшләребез бу чакыруга битараф калмас!


***


Районыбызда балаларның сәламәтлеген ныгытуга, тернәкләндерүгә зур игътибар бирелә. Аз тәэмин ителгән, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, физик мөмкинлекләре чикле балалар андый ярдәмгә аеруча мохтаҗ. Район социаль яклау идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда шушы көннәрдә әлеге төркемгә кергән 15 бала үзебезнең Азнакай санаториенда, 10 бала Чаллы шәһәрендәге «Кояшкай», ә 10 бала Бөгелмә шәһәрендәге «Возрождение» тернәкләндерү үзәгенә сәламәтлекләрен ныгытырга китәчәк.


***


Азнакай шәһәренең Боз сараенда алкалы хоккей буенча 2001 һәм 2002 елларда туган үсмерләр командалары арасында Бөтенроссия турнирлары үтте. Анда шәһәребез командалары, Әлмәт, Казан, Бөгелмә, Чаллы, Ижау, Уфа, Пермь, Чиләбе, Түбән Новгород һәм башка төбәкләрдән яшь спортчылар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай яңалыклары