Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ветераннары районның баш табибе белән очрашты

Район ветераннар советында җитәкчеләр белән проблемаларны уртага салып сөйләшү, аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләү максатында очрашулар даими үтеп тора. Шундый очрашуларның берсе кичә, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов белән үтте. Өлкәннәрне поликлиника эшчәнлеге, аерым алганда, табибларның авыруларга мөнәсәбәте, диспансеризация барышы, бүгенге көннең проблемасы булып торган туберкулез, йөрәк-кан,...

Район ветераннар советында җитәкчеләр белән проблемаларны уртага салып сөйләшү, аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләү максатында очрашулар даими үтеп тора. Шундый очрашуларның берсе кичә, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов белән үтте. Өлкәннәрне поликлиника эшчәнлеге, аерым алганда, табибларның авыруларга мөнәсәбәте, диспансеризация барышы, бүгенге көннең проблемасы булып торган туберкулез, йөрәк-кан, яман шеш авырулары профилактикасы һәм башка актуаль мәсьәләләр кызыксындырды. Әле 3 кенә ай эшләү дәверендә Илдар Фираил улының районыбыз ветераннары белән менә шулай ачыктан-ачык сөйләшүе әле беренче генә тапкыр, ике як та бу очрашудан бик канәгать калды, ихлас сүзләре, теләк-тәкъдимнәре өчен ул өлкәннәргә рәхмәтле булуын белдерде.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ветераннары районның баш табибе белән очрашты