Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары В.И.Ленин һәйкәленә чәчәкләр салды

Тарихны онытырга беребезнең дә хакы юк. Азнакайда 22 апрельдә - Владимир Ильич Ленинның туган көнендә - аның һәйкәленә чәчәкләр салу да әнә шул шигарь астында үтте. Татарстан мәйданына мәктәп укучылары һәм ветераннар җыелган иде. Митингта катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, башка район җитәкчеләре сәләмләде....

Тарихны онытырга беребезнең дә хакы юк. Азнакайда 22 апрельдә - Владимир Ильич Ленинның туган көнендә - аның һәйкәленә чәчәкләр салу да әнә шул шигарь астында үтте.

Татарстан мәйданына мәктәп укучылары һәм ветераннар җыелган иде. Митингта катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, башка район җитәкчеләре сәләмләде.

Чыгыш ясаучылар В.И.Ленинның дөнья тарихында тоткан урыны, ул калдырган совет иленең казанышлары - бушлай белем, медицина ярдәме алу, эш һәм ял итү хокуклары һ.б. турында сөйләделәр.

Мондый чаралар яшь буынга тарихны җиткерергә, ватанпәрвәрлек хисе тәрәбияләргә, үз илеңнең казанышларын белергә һәм алар белән горурланырга ярдәм итә.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары В.И.Ленин һәйкәленә чәчәкләр салды