Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Мәхмүт Хәсәнов премиясе ияләре очрашты

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Мәхмүт Хәсәнов премиясе ияләре белән очрашу узды. Анда олуг әдипнең тормыш иптәше Мәрьям ханым да катнашты. Әлеге премия телебезне, әдәбиятыбызны, мәдәниятыбызны үстерүгә лаеклы өлеш кертүчеләргә 1998 елдан бирелә башлый. 2009 елдан 20013 елга кадәр премия бирү тукталып тора. Узган ел муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аны...

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Мәхмүт Хәсәнов премиясе ияләре белән очрашу узды. Анда олуг әдипнең тормыш иптәше Мәрьям ханым да катнашты.

Әлеге премия телебезне, әдәбиятыбызны, мәдәниятыбызны үстерүгә лаеклы өлеш кертүчеләргә 1998 елдан бирелә башлый. 2009 елдан 20013 елга кадәр премия бирү тукталып тора. Узган ел муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аны тагын яңартып җибәрде һәм ул әдәбият (поэзия, проза, драматургия), журналистика, сәнгать, иҗтимагый һәм агарту эшчәнлеге номинацияләре буенча бирелде. Төрле елларда бу олуг бүләккә 29 райондашыбыз лаек булды. Алар арасында язучылар, биючеләр, җырчылар, рәссамнар бар. Ә Азнакай халык театры коллективы ике тапкыр бүләкләнде.

Очрашуга килгән мәртәбәле бүләк ияләре Мәхмүт Хәсәновның районда әдәби эшчәнлекә нигез салучы булуы, үз тирәсенә сәләтле каләм ияләрен туплап, "Гөлстан" әдәби берләшмәсен оештыруы хакында сөйләделәр, бу премиянең горурлык белән бергә үз өсләренә зур җаваплылык өстәвен белдерделәр.

-Азнакай Мәхмүтнең икенче туган ягына әверелде. 1959 елда бирегә күчеп килеп, ике дистәдән артык ел шушында яшәде һәм эшләде. Иң яхшы әсәрләре монда туды. Шәһәрдә без яшәгән урам аның исемен йөртә, музейда иҗаты һәм тормыш юлын яктырткан, шәхси экспонатларыннан торган махсус бүлек бар. Аны шулай зурлаулары, онытмаулары өчен азнакайлыларга бик рәхмәтлемен, - ди Мәрьям ханым.

"Җанашым" фольклор ансамбле солистлары, курайчы Әҗүәт Җиһаншин, Азнакай 2 нче урта мәктәбе укучылары чыгышы ямь өстенә ямь булды.

-Без Мәхмүт аганың әсәрләрен дәрестә өйрәнәбез. Бу очрашуда үзем өчен күп яңалык ачтым, аны тереләй күргәндәй булдым. Иҗатым өчен дә этәргеч алдым, - ди яшь каләмче Гүзәл Кәлимуллина.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова шундый матур, җылы әдәби-музыкаль кичә оештырган өчен музей директоры Ирина Халикова һәм фәнни хезмәткәр Гөлфия Мостафинага рәхмәтен җиткерде. Ул бүген экспонатларның бу бина эченә генә сыймавын, шуңа күрә яңа музей комплексы төзү буенча районда эш алып барылуы, аның халык яратып йөри торган мәдәни үзәк тә булачагы хакында әйтте.

Резеда Шәрипова,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Мәхмүт Хәсәнов премиясе ияләре очрашты