Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәр прокуратурасы: без капчыкта ятмый

Азнакай шәһәр прокуратурасы гр. С.га карата дәүләт гаепләвен яклады. Җәмәгатьчелек судьясы карары буенча ул РФ ҖКның 159 нчы маддәсе 1 часте буенча мошенниклык гамәле кылуда гаепләнә. Гаепләнүче, бер оешманың баш бухгалтеры буларак, идарәгә 2014 елның 5 июненнән 27 июненә кадәр чорда санаториядә дәваландым дип ялган мәгълүматлар бирә. Әлеге мәгълүмат санатор-курорт...

Азнакай шәһәр прокуратурасы гр. С.га карата дәүләт гаепләвен яклады.

Җәмәгатьчелек судьясы карары буенча ул РФ ҖКның 159 нчы маддәсе 1 часте буенча мошенниклык гамәле кылуда гаепләнә.

Гаепләнүче, бер оешманың баш бухгалтеры буларак, идарәгә 2014 елның 5 июненнән 27 июненә кадәр чорда санаториядә дәваландым дип ялган мәгълүматлар бирә. Әлеге мәгълүмат санатор-курорт дәвалануы өчен өлешчә компенсация алуга нигез бирә. Әмма чынлыкта ул 11 көн генә дәвалана һәм ул 18 480 сум күләмендә акча үзләштерә.

Суд утырышы барышында ул үз гаебен танымаса да, аның гаебе тулысынча раслана. Шәхесе, яше, акчаны тулы күләмдә кайтаруын һәм башка шартларны исәпкә алып аңа җәзаның да бик йомшагы: минималь күләмдә штраф билгеләнә.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәр прокуратурасы: без капчыкта ятмый