Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәр прокуратурасы боз сөңгеләренә каршы

Кинәт яуган кар, бер җылытып, бер салкынайтып торган һава торышы һәммәбезгә дә сак булырга: аска да, өскә дә караштырып йөрергә искәртә. Йорт түбәләреннән кар (боз да булырга мөмкин) ишелеп төшү куркынычы булса, аяк асты бозлавык. Боз сөңгеләренең кешегә генә түгел, кешенең милкенә (әйтик, машиналарга) дә зыян салуы ихтимал. Әлбәттә ТСЖлар,...

Кинәт яуган кар, бер җылытып, бер салкынайтып торган һава торышы һәммәбезгә дә сак булырга: аска да, өскә дә караштырып йөрергә искәртә. Йорт түбәләреннән кар (боз да булырга мөмкин) ишелеп төшү куркынычы булса, аяк асты бозлавык. Боз сөңгеләренең кешегә генә түгел, кешенең милкенә (әйтик, машиналарга) дә зыян салуы ихтимал.
Әлбәттә ТСЖлар, торак-коммуналь хуҗалыгы закончалыклары нигезендә, халыкның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы турында даими кайгыртып торырга тиешләр.
Әмма, "Сакланганны саклармын", дигән бит Алла да. Азнакай шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә тикшерү вакытында Вәлиханов урамы, 6 нчы, Баһаветдинов урамы, 6 нчы, Ленин урамы, 5 нче күпфатирлы торак йортларның түбәсендә кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыручы боз сөңгеләре ачыкланган, гаеплеләргә кимчелекләрне бетерү, дисциплинар җавапка тарту турында тәкъдим кертелгән. Бүгенге көндә түбәләрдән кар чистартылган.
Мондый очраклар булганда, кешеләр турыдан-туры прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шђџђр прокуратурасы боз сљћгелђренђ каршы