Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Чалтаймас авылы 90 еллык юбилеен билгеләп узды

Чалтаймас авылы үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп узды. Сабантуй мәйданы олуг бәйрәм төсен алган. Олысы-кечесе, шушы авылда туганы һәм ерактагы кунагы - бар да инеш янындагы әрәмәлеккә - җиләкле аланга җыйналган. Бер якта сәүдә гөрли, мәйдан уртасында халкыбызның милли уеннары бара. Чалтаймаслыларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" ААҖ...

Чалтаймас авылы үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп узды.

Сабантуй мәйданы олуг бәйрәм төсен алган. Олысы-кечесе, шушы авылда туганы һәм ерактагы кунагы - бар да инеш янындагы әрәмәлеккә - җиләкле аланга җыйналган. Бер якта сәүдә гөрли, мәйдан уртасында халкыбызның милли уеннары бара.

Чалтаймаслыларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, "Татнефть" ААҖ профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллин, шушында туып үскән, туган авылына һәрчак ярдәм итеп торучы Әлмәт шәһәре хәрби комиссары Ришат Сабиров тәбрикләделәр һәм изге теләкләрен юлладылар, мәчет төзелешенә беренче взносларын керттеләр. Марсель Зөфәр улы авыл үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләрне бүләкләде.

-Чалтаймас бетүгә йөз тоткан иде инде. Соңгы елларда үсеп, матураеп китте. Яңа йортлар калыкты, авылга җан керде. Ел да Сабантуйлары үтә. Кече авылларга игътибарлары өчен җитәкчеләргә, халыкны җыеп, шушындый матур бәйрәм оештыручыларга рәхмәт! - ди 87 яшьлек Гайникамал Миннебаева.

Бүгенге көндә Чалтамайста даими яшәүче - 15, җәйгелектә торучы 16 хуҗалык исәпләнә.

- Авылыбызда яшәү өчен барлык шартлар тудырылган: газ, ут, су бар, медицина, почта, сәүдә хезмәтләре күрсәтелә, - ди авыл Советы депутаты, күп эшләрнең башында торучы Лена Гыймаева.

Алар тормыш иптәше Марсель Гыймаев, шулай ук Рәзилә һәм Равил Хәлиуллиннар белән бергәләп бу чараны оештырганнар, авылның киләчәген кайгыртып, янып яшиләр.

Нинди Сабан туе ат чабышларыннан, көрәштән башка узсын икән! Чалтаймаста нәселле атлар асраучы Алексей Әхмәдиевнең аргамакларына күрше-тирә авыллардан да кушылдылар. Ә көрәштә авылдашлары Ильяс Юнысов батыр калды.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Чалтаймас авылы 90 еллык юбилеен билгеләп узды