Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районның легендар шәхесе

Сабир Әхмәдишин фронтка 17 яше тулгач, 1943 елның ноябрендә алына. (Әхмәдиша гаиләсеннән сугышка дүрт ир-егет китә: Мөхтәр, Мансур, Хәмзә, Сабир). Бу вакытта Венгриядә каты бәрелешләр бара. Ул II Украина фронтына эләгә, Будапешт шәһәрен азат итәләр. Контузия алып, госпитальдә ятып чыга. Аннан үз частена кайтып, танк бригадасында Праганы һәм башка шәһәрләрне...

Сабир Әхмәдишин фронтка 17 яше тулгач, 1943 елның ноябрендә алына. (Әхмәдиша гаиләсеннән сугышка дүрт ир-егет китә: Мөхтәр, Мансур, Хәмзә, Сабир).
Бу вакытта Венгриядә каты бәрелешләр бара. Ул II Украина фронтына эләгә, Будапешт шәһәрен азат итәләр. Контузия алып, госпитальдә ятып чыга. Аннан үз частена кайтып, танк бригадасында Праганы һәм башка шәһәрләрне азат итүдә катнаша. Бөек Җиңүне Чехословакия башкаласында каршылый. Аларның 94 нче батальонын Маньчжурияне японнардан азат итәргә Ерак Көнчыгышка күчерәләр. Бу сугышларда ул мотоциклист-разведчик булып катнаша. Сугышны 1945 елның 3 сентябрендә Порт-Артурда бронетранспортер экипажы командиры булып тәмамлый. Җиде ел хезмәт итеп, 1950 елның декабрендә генә туган авылына кайта... III дәрәҗә Дан ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Японияне җиңгән өчен", "Праганы азат иткән өчен" медальләре һәм башка сугышчан бүләкләр иясе ул.
Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, авылында югары белемле агроном булып эшли башлый. 38 ел гомерен туган җирендә тир түгеп, иген игеп үткәрә. Аның тырыш хезмәте югары бәяләнә: Рәсәйнең атказанган агрономы, Ленин ордены кавалеры, СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты, республикада танылган кеше, Азнакай шәһәренең Почетлы гражданины, легендар шәхес.
Ул гомер буе фронтовик дуслары белән элемтәдә булып, алар белән очрашуларга барып йөрде. Казанда Бөек Җиңүнең 60 еллыгы парадында да катнашты.
Тормыш иптәше Ләмига апа белән туган нигезендә балаларының бәхетенә куанып, тыныч картлык кичерде. Кичерде, дим, чөнки язма әзерләнеп беткәндә кадерле ветераныбыз вафат булды. Татшуган авылы халкы өчен зур югалту булды ул. Әле күптән түгел генә район җитәкчеләре Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль тапшырып, бик тә куандырып киткәннәр иде үзен. Райондашлар хәтерендә аның якты истәлеге озак сакланыр. Сабир ага кебек ил агайлары онытылырга тиеш түгел.
Гөлзирә Мөхаҗиева.
Татшуган авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районның легендар шәхесе