Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды

Узган атна ахырында Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Аны Азнакай район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов катнашты. Киңәшмәгә хокук саклау органнары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, район башкарма комитетының идарә һәм бүлекләре, район Советының бүлек...

Узган атна ахырында Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Аны Азнакай район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды.

Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов катнашты. Киңәшмәгә хокук саклау органнары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, район башкарма комитетының идарә һәм бүлекләре, район Советының бүлек начальниклары да чакырылды.

"2012 елда Татарстан Республикасында һәм Азнакай муниципаль районында кеше һәм гражданин ирекләрен һәм хокукларын саклау турында" көн тәртибендәге мәсьәлә буенча Азнакай район Советы рәисе урынбасары, ТРда Азнакай муниципаль районы буенча кеше хокуклары буенча Уполномоченныйның җәмгыяви ярдәмчесе Наҗәт Нәгыймовның чыгышы тыңланды. Узган ел 152 кешедән мөрәҗәгать кергән. Аларның 140ы уңай хәл ителгән, 12се буенча эш алып барыла. Халыктан кергән мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге ТКХ хезмәтләренә түләү, ОДН, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт, юлларны асфальтлау, медицина хезмәте күрсәтү, хокукларны яклау мәсьәләләре белән бәйле. Районыбызда җитди авырулы кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү буенча үткәрелүче максатчан чараларны барлап, ул аларның район җитәкчелеге ярдәме белән һәм өстәмә хезмәт күрсәтүдән кергән табышлар хисабына башкарылуын әйтте. Наҗәт Мәсгут улы алда торган бурычларны, кимчелекләрне дә яктыртты. Әйтик, кайбер сәүдә йортларында, учреждениеләрдә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә керү өчен пандуслар куелмаган, кайберләрендә алар таләпләргә туры килеп бетми һ.б.

"2012 елда Азнакай муниципаль районы контроль-исәп-хисап палатасы" МКУ эшчәнлеге турында отчет белән Азнакай муниципаль районы контроль-исәп-хисап палатасы рәисе Наталья Сәлимова чыкты. Ел дәвамында 18 контроль чарасы үткәрелгән. Аларның нәтиҗәләре Азнакай муниципаль район сайтында яктыртылып килә.

Мәгълүм булганча, районыбызда максатчан программалар уңышлы эшли. Шуларның берсе - "2008-2012 елларга Азнакай муниципаль районының авыл хуҗалыгы үсеше" программасының үтәлеше турында Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Миргасим Усманов доклад ясады. Ул программаның төп мәсьәләләренә тукталды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерларга күрсәтелгән ярдәм, яшь белгечләрне авылга тарту, аларны торак белән тәэмин итү буенча алып барылган эшчәнлек тә киң яктыртылды.

"Хәрби-патриотик клуб" фонды турында" чыгыш ясаган яшьләр эшләре идарәсе баш белгече Данис Мусин районыбызда хәрби-патриотик эшчәнлек алып баручы клублар, иҗтимагый оешмалар, бу нәүбәттән төзелгән фонд турында бәян итте.

Федераль законда каралганча, "Җирле үзидарә органнарындагы муниципаль хезмәт урынындагы гражданның гражданлык-хокукый килешүләр нигезендә хезмәт килешүе шартларында оешмада эшләү яки хезмәт күрсәтүгә ризалык бирү тәртибе турында", "Азнакай район Советының 2006 елның 23 гыйнварындагы 31нче (2008 елның 31 октябрендәге 217-30нчы, 2012 елның 15 мартындагы 121-18нче карарлар редакциясендә) карары белән расланган ТР Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты турында Положениегә өстәмәләр кертү турында", "Азнакай район Советының 2011 елның 30 июнендәге 64-10нчы "Азнакай муниципаль районының җирле үзидарәләре тарафыннан һичшиксез һәм мәҗбүри булган муниципаль хезмәтләр күрсәтү һәм алар өчен түләү күләмен билгеләү турында" карарына үзгәрешләр кертү турында" мәсьәләләр буенча район башкарма комитетының юридик бүлеге баш белгече Наил Сабирҗановның чыгышлары тыңланды.

Районыбызда иҗат әһелләренә бөек әдибебез Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия бирү традициясе яшәп килә. Депутатлар каравына тәкъдим ителгән әлеге мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев сөйләде.

Утырышта шулай ук районның 2011-2015 елларга социаль-икътисади үсеш Программасына һәм идарәчелек кадрлар резервын формалаштыру буенча комиссия составына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды, алар буенча башкарма комитетның бүлек начальниклары Лариса Дәүләтшина һәм Рәмзия Мөстәкыймова чыгыш ясадылар.

«2013 елга һәм 2014-2015 еллардагы планлы чорга Азнакай муниципаль районы бюджеты турында» Азнакай район Советының 2012 елның 20 декабрендәге 205-29нчы карарына һәм "2013 елга, 2014-2015 еллардагы планлы чорга "Азнакай шәһәре" муниципаль берәмлеге бюджеты турында" Азнакай шәһәр Советының 2012 елның 20 декабрендәге 85-24нче карарына үзгәрешләр кертү; районның бюджет кертемнәре тотылышын тикшерүне яктырту турында депутат соравы, ТР Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре Советының 2010 елның 11 ноябрендә чыккан "Җир салымы турында" 6-2 нче карарына (2011 елның 30 июнендә чыккан 35-9 нчы, 2011 елның 15 нобярендә чыккан 47-13 нче карарлары редакциясендә) үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр буенча Азнакай муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянованың чыгышы тыңланды.

Бюджетлардагы өстәмәләр нигездә социаль, мәгариф, мәдәният кебек мөһим өлкәләргә кагыла, ягъни алар гомумхалык мәнфәгате-ихтыяҗларыннан чыгып кертелгән.

Утырышта каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Һәр утырышта аерым депутатлар эшчәнлегенә хисап тоту традициясе буенча бу юлы сүз Әгерҗе авыл биләмәсе буенча район Советы депутаты, МППБи О генераль директоры Валерий Тимиряевка һәм Азнакай шәһәре 3нче сайлау округы буенча шәһәр Советы депутаты, "Полимерстрой" ҖЧҖ директоры Рәзил Нәҗиповка бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өстәмәләр халык мәнфәгате өчен