Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район һәм шәһәр Советлары үзенең 2014 елдагы соңгы утырышын уздырды

Көн тәртибенең беренче өлешендә Совет аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин Татарстан Республикасы Азнакай район һәм шәһәр Советларының агымдагы елдагы эшчәнлегенә тирәнтен анализ ясады, киләсе елда торган бурычларга тукталды. Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Людмила Гурьянова Азнакай район Советының 2013 елда кабул ителгән, 2014 елда редакцияләнгән "2014, 2015 һәм 2016 елларга Азнакай муниципаль районының...

Көн тәртибенең беренче өлешендә Совет аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин Татарстан Республикасы Азнакай район һәм шәһәр Советларының агымдагы елдагы эшчәнлегенә тирәнтен анализ ясады, киләсе елда торган бурычларга тукталды.

Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Людмила Гурьянова Азнакай район Советының 2013 елда кабул ителгән, 2014 елда редакцияләнгән "2014, 2015 һәм 2016 елларга Азнакай муниципаль районының планлы бюджеты", 2011 елда кабул ителгән, 2012-20114 елларда редакцияләнгән "Азнакай муниципаль районы бюджетыннан финанслана, Бердәм тариф челтәре нигезендә хисаплана торган оешма хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру", 2013 елда кабул ителгән, 2014 елда редакцияләнгән "Азнакай муниципаль районының "Азнакай шәһәре" муниципаль берәмлеге бюджеты турында"гы карарларына кертелгән үзгәрешләрне депутатлар тикшерүенә җиткерде.

Азнакай муниципаль районының "Азнакай шәһәре" муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт һәм вазифа башкарырга дәгъва белдерүчеләрнең керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәткә кагылышлы йөкләмәләре турындагы белешмәләр кабул итү тәртибе белән район Советының җирлекләр белән эшләү секторы мөдире Наил Сабирҗанов таныштырды.

Муниципаль районның "Азнакай" фондын ябу турында район башкарма комитетының юридик бүлек мөдире Зәйтүнә Габитова информациясе тыңланды

Сессия эшен район һәм шәһәр Советлары рәисе, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды.

фото сайттанhttp://aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай район һәм шәһәр Советлары үзенең 2014 елдагы соңгы утырышын уздырды