Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район җитәкчеләре Гыйльменур Җәләеваны 92 яше белән котладылар

Буралы авылында туып үсә ул. Мәктәптә яхшы укый, урта белем алгач, дәүләт иминияте системасында бухгалтер булып эшли. Уңган-булган, актив, тәвәккәл кызны 1942 елның гыйнварында хәрби хезмәткә алалар. Фронтта аңа радист вазифасы йөкләнә. Гыйльменур Җәләева Брянск шәһәрен, Украина, Румыния, Чехословакия, Болгарияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Элемтәче кыз Германия җиренә аяк басарга...

Буралы авылында туып үсә ул. Мәктәптә яхшы укый, урта белем алгач, дәүләт иминияте системасында бухгалтер булып эшли. Уңган-булган, актив, тәвәккәл кызны 1942 елның гыйнварында хәрби хезмәткә алалар. Фронтта аңа радист вазифасы йөкләнә.
Гыйльменур Җәләева Брянск шәһәрен, Украина, Румыния, Чехословакия, Болгарияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Элемтәче кыз Германия җиренә аяк басарга 20 чакрым калгач, сугыш бетә. Немецлар белән бәрелешләрдә вазифасын үтәгәндә батырлык үрнәкләре күрсәткәне өчен батарея командирының Рәхмәт хатларына, бүләкләргә лаек була, Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Илгә Җиңү яулап туган авылына әйләнеп кайткач, Гыйльменур Хисаметдин кызын Буралы авыл советы рәисе итеп куялар.
1946 елда шулай ук фронтовик Вәгыйз Хәсәнов белән тормыш коралар. Әмма иренең генә гомере озын булмый, икенче улы туар алдыннан вафат була.
Авылларны эреләндерү сәясәте башлангач, Гыйльменурны Чубар Абдул авыл советына секретарь итеп күчерәләр. Эшен бик яхшы белә, намус белән башкара, авылларда яшәүчеләр аны тирән хөрмәт итә. Ул күп тапкырлар медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыгар алдыннан соңгы 2 елда районның дәүләт иминиятендә (Госстрах) хезмәт куя.
Тагын гаилә корып, янә ике ул үстерә. Кызганычка каршы, җәмәгате вафат инде.
Күптән түгел Гыйльменур апа 92 яшен тутырды. Аны туган көне белән котларга район җитәкчеләре, элеккеге коллегалары, коллективы вәкилләре, якыннары, дуслары җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай район җитәкчеләре Гыйльменур Җәләеваны 92 яше белән котладылар